Айгөл Бариева: «Улымның актер булуын теләмәгән идем»
«Әмма геннар үзенекен итте», - ди җырчы.
Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева ире Линар Юсипов белән ике бала тәрбияләп үстерде. Кызларына икесенең исеменнән беренче иҗекләрне алып, Айлинә дип исем кушканнар.
– Баштан ук шундый исем кушарга карар кабул иттек, – ди Айгөл. – Балаларыбызның икесе дә тормышларын мөстәкыйль алып баралар. Кызым Айлинә Казанда яраткан эше белән шөгыльләнә. Һөнәре буенча инженер булса да, хәзер башка юнәлештә эшли. Аның үзенә ошый. Ул бик талантлы, актив. КАИда укыганда «КАИ гүзәле», «ТР студентлары арасында иң гүзәле» һ.б. бәйгеләрдә җиңү яулады. Кызым – минем сердәшем, дустым һәм терәгем.
Улым Камил шулай ук мөстәкыйль. Ул Мәскәүдә яши, театр һәм кино актёры. Үзенең дәү әтисе – Татарстанның халык артисты Шамил Бариевның эшен дәвам итә. Театрда яратып уйный, киноларда да төшә. Артист һөнәренең кыенлыкларын яхшы белгәнгә, мин аның бу юлны сайлавын теләмәгән идем. Әмма геннар үзенекен итте.
Камил 10нчы сыйныфта укыганда кинәт актёр булырга карар кылды. Без инде каршы килмәдек. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүнең ГИТИСында укып, хыялын тормышка ашырды. Аллаһка шөкер, иҗатын уңышлы алып бара. Ул «Коломба», «Прощание в июне», «Бедная невеста», «Голубка», «Фабричная девчонка», «Мерехлюндия-эскиз», «Жестокие игры» кебек төрле жанрдагы спектакльләрдә уңышлы уйнады. Шулай ук «Хәлимә», «Зөләйха күзләрен ача», «Ловец снов», «Васильки» фильмнарында да катнашты. Аллаһка шөкер, аның уйнавын әтисе дә күреп өлгерде.
Балаларыбыз икесе дә акыллы, тырыш һәм максатчан булып үстеләр. Кайда, кем булып эшләсәләр дә, мин һәр әни кебек, аларның сәламәт, иманлы, бәхетле булуларын телим. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, җир шарында бөтен кеше бәхетле булсын иде, – ди җырчы.
Фото: Айгөл Бариева архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев