Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар: «Мунча бар, яңа өй саласы гына калды»
Чаллының иң матур җырчы пары «Йолдызлы мизгел»гә кунакка килде.
Резидә Ганиева ВКонтактедагы төркемебездә туры эфирда алар белән әңгәмә корды. Ришат җырлар башкарды, Айгөл сорауларга җавап бирде. Алар иҗаттагы яңалыклары, танышу тарихлары, балаларының сәләтләре һ.б турында сөйләде.
– Ришат, Айгөл, хәлләрегез ничек, нинди хыяллар, планнар белән яшисез?
– Планнар күп, яшәгән саен әле бернәрсә дә эшләнмәгән кебек. Иҗат гөрли. Үз йортыбыз белән яшәгәч, шунда студияне эшләдек. Гел шунда кайныйбыз. Аллага шөкер, балалар үсеп килә. Риана «Мизгел»гә йөри башлады. Җырларга ярата. Хәзер аның белән ныклап шөгыльләнәбез. Рәсим җәй көне футбол уйный, калган вакытта КВНда. Татарчасында да, русчасында да катнаша. Үз командасын булдырды. Уңышларына сөенәбез.
– Рәсимнең артистлык сәләте кемнән?
– Ул баланы кечкенә вакытта кая гына бирмәдек. Тхэквондога да йөрде. Әтисенә кереп киттем дип әйтеп, коридорда утырып кала икән. Укытучысы шалтыраткач аңладык, бу спорт аның өчен түгел. Улым, җырлап карамыйсыңмы, дибез. Дөресен әйткәндә, кечкенә вакытта тавышы юк иде, соңрак ачылып китте, тик юк диде. Спортка да тартылышы бар, футболга йөрттек, тик ул кадәр яратмады. Ә КВН турында без гомумән уйламадык. Ничектер шулай туры килде, «Әйдә, шаярт!»ка балалар белән бергәләп бардык. Рәсим аннан янып кайтты. Безгә дә әйтмичә үзенең командасын җыйган. Мәзәкләрне дә үзе тапкан, миниатюраларны да. «Ютуб»тан күп видеолар карый. Сәхнәдә юмор сөйли торган бала итеп күз алдына китерми идек аны. Беренче тапкыр ул чыгыш ясаганда күңелләр тулды, хәтта еладык. Булган сәләтен күрсәтеп йөри торган бала түгел.
– Риананың артист булуын телисезме дигән сорау бирде тамашачылар.
– Башта теш-тырнагыбыз белән каршы булдык. Үзебез үткән юл, җиңел түгел. Тик аннан соң баланың талантын күрдек – ул булдыра, аңа ошый, сәхнәдә үзен бик яхшы хис итә. Ник әле аңа комачауларга? Бу һөнәрнең авыр якларын күрә торып тартыла икән, димәк, үзе сайлаган юл.
– Башкарган җырларыгызның күпчелеге мәхәббәт турында, ә сезнең мәхәббәт тарихыгыз ничек башланды?
– Ришатны беренче тапкыр күрүемне хәтерлим. Ринат абый Гобәйдуллинда булды ул. «Сердәш»нең элеккеге составы таралды – Наил Әзһәмов белән белән Азамат Гайнанов китте. Минем Чаллыга килеп пединститутка укырга кергән вакытым, Эльмира Сөләйманова белән икәү калдык. Ансамбль булсын өчен ике егет кирәк. Сентябрьдә Ринат абый, килегез, мин сезгә бер егет күрсәтәм дип, безне «КАМАЗ» мәдәният сараена чакырды. Башкортостаннан икәнен әйтте, фонограммалар да ясый, үзе җырлар яза, талантлы, диде. Эльмира белән килеп кердек тә Ришатны күрү белән күңелемдә нәрсәдер булды, русча әйтмешли «екнуло». Соңыннан ул да шул ук хисләрне кичергәнен әйтте. Үзе язган җырны да уйнап күрсәткәч, барыбыз да аңа мөкиббән китеп карадык, безгә килүенә сөендек.
– Эльмира Сөләйманованы искә алдык, аның турында сөйләгез әле.
– Мине Чаллыга апам чакырды. Концертлардан төнлә кайтабыз, подьездга керү өчен я код, я ачкыч кирәк. Ник ул ачкычны ясатмаганбыздыр, хуҗалар төшеп ача иде. Шуңа туганнарымны борчыйсым килмәде, тулай торак та төнге 10да ябыла. Эльмира үзенә кунарга алып кайта иде. Мин аңа мең рәхмәтле. Шулхәтле яхшы кеше иде. Үз юлын ерып барды, үз дигәненә иреште, тик, кызганыч, гомере кыска булды.
– Ришатның мунча салганын күреп сокландык. Алга таба йорт салу нияте дә бар икән, Алла ярдәм бирсен. Авылча яшәргә, тавыклар асрап, бакча тотарга сез әзерме?
– Юк, тавык тотмаячакбыз. Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен берүк. Илләр имин, ризыклар мул булсын, ирем эшләп торсын. Дини дәресләр алам, мөселман хатыннары нәкъ менә ирен кайгыртып торырга, аның эше гөрләп баруын теләргә тиеш икән. Бакчасын тотабыз, теплицадан өзеп ашарлык кыяр-помидорларны үстерүне инде булдырабыз, Аллаһка шөкер. Кишер белән суганнарны бобер ашап бетерде (көлә). Калган җирдә яшеллек үстерәбез. Газонны карарга Ришатның вакыты шактый китә – су сибеп торырга кирәк.
– Дин юлыннан китәргә теләмисезме дип кызыкысына интернет-дусларыбыз.
– Иншалла, шуңа таба барыш. Без ун ел инде дуңгыз ите ашамыйбыз. Әкренләп ураза айларында кирәкмәгән нәрсәләрдән тыела башладык. Өч-дүрт ел тулысынча тотабыз. Апам Асиягә ярдәм итеп, изге эшләргә кушылырга тырышам, күбрәк ул безне дингә тарта, Аллаһның рәхмәте яусын. Аның үгетләве буенча быелгы ифтарда беренче тапкыр мөнәҗәт башкардым. Каушармын дип курыккан идем, бисмилламны әйтем чыккач булдырдым.
– Дингә тартылгач, тормышыгыз үзгәрдеме?
– Әлбәттә. Могҗизалар арта. Мактанып әйтүем түгел, бу хакта сөйләгәндә башкаларга да бу тормышның уңай якларын күрсәтәсем килә. Күп вакыт юкка сарыф ителгән икән. Гаиләдә безнең яшәү рәвешен балалар күреп үсә. Ахирәттә яхшы яшисебез килсә, аларны догачылар итеп тәрбияләргә кирәк. Дингә өйрәтү өчен балачак иң уңайлы чор. Күптән түгел без Фирдүс Тямаев концертына киттек, ә шул вакыт күршеләрнең келәте янды, теплицаларына да җиткән, мәхшәр, кыскасы. Безнең мунчага ут тимәгән. Мунча янса, агач өебез дә юкка чыгачак иде. Югыйсә, безнең ара бер метр тирәсе генә, ялкынның бер очкыны гына җил белән безнең якка төшсә дә котылгысыз буласы иде. Әле бит балаларны да калдырып йөри идек, бу юлы барасыз дип алып чыгып киттек. Аллаһы Тәгалә саклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев