Айгөл Шәйхетдинова: «Бу көнне мәңге онытмаячакмын»
Ул утырган автобустан тимер өеме генә кала, юл фаҗигасендә ике баланың гомере өзелә.
Чаллы җырчысы Айгөл Шәйхетдинова 8нче сыйныфны тәмамлаган язда җитди авариягә эләгә. Укучылар утырган автобустан тимер өеме генә кала, юл фаҗигасендә ике баланың гомере өзелә. Моннан 26 ел элек булган куркыныч хәл турында Айгөл быел гына безнең укучыларыбызга сөйләргә батырчылык итте.
Мин Әлмәт районы Яңа Кәшер авылыннан. 1997 елның 30 маенда классыбыз белән Болгарга ел саен үтә торган җыенга барырга чыктык. Юлга чыккан автобусларның беренчесендә күбрәк безнең класс, икенчесендә – кечерәкләр. Урын җитмәү сәбәпле өчәүләшеп утырганыбыз истә. Шунда ук фляга белән сулар, шашлыклар тора, автобусның алдына да артына да яңа тектергән костюмнарыбызны элдек. Ул вакытта куркынычсызлык каешын эләктерүләр юк бит инде.
Чистай чатында безгә Жигули машинасы килеп бәрелгән. Юкса, юл бирергә тиеш булган. Автобус әйләнеп түбәсенә яткан. Ярый әле кюветка төшмәгән, ул чагында бәлки шартлаган да булыр иде.
Хәтерлим, автобуста Рәмилә исемле кыз белән бара идем. Ул алда утырган Айгөл белән алышынды. Ике Айгөл барабыз шулай. Калфагыма яулыкны тегеп бетерәсем бар иде – юлга үзем белән энәләр, җепләр алдым. Шуларга дип иелгәч, сумканы ачканымны хәтерлим, аннары аңымны югалтканмын. Иелүем мине саклап та калгандыр. Айгөл тәрәзәдән чыгып очкан – йөзе белән асфальтка барып төшкән, битләре сыдырылган, алгы тешләре сынган иде.
Түбә аста, мин шунда ятканмын. Сулый алмый идем. Өстемнән күп кенә кешеләрне чыгарганнар. Бәлки шуңа да сулышым кысылгандыр. Авылыбыз мулласы Хөснимәрдән абый кулымнан тотып, тәрәзәдән тартып чыгарган. Шул вакытта кисәк сулап киттем һәм аңыма килдем. Коткармасалар, бәлки шунда ятып калган булыр идем.
Чыгуыма классташым Зөлфия йөгереп килде: «Син исәнме, кая бөтен җирләреңне карыйм», – ди. Кулым авыртканын әйттем, селкетеп карадык – йөри. «Еларга тырыш», – ди. «Ник?» – дим. Аңымны югалткач, нәрсә булганын белмим ич. Читкәрәк баргач, борылып карасам, автобус түбәсендә ята, елашалар. Якынрак килсәм, автобусның бер исән җире юк. Кемдер бинтлар белән бәйләнгән, кемнеңдер башына флагны ертып ураганнар. Ашыгыч ярдәм әле килмәгән. Одеял капланган урынга бардым. Карасам, классташым Рамил ята, исән түгел. Автобус сикерткәч, башы түшәмгә тиеп, каты җәрәхәтләнгән, диделәр. Югыйсә, сөйләүләре буенча, үз аягында чыгып яткан. Калганнар ыңгырашып ята. Тагын бер баланы – 8-10 яшьләрдәге малайны урындык арасыннан чыгара алмадылар. Әбисе белән ял итәргә барган булган, мәрхүм.
Мине җитәкләп, ерак түгел туктаган икенче автобуска алып керделәр. Анда тагы да хәтәррәк – үкси-үкси елыйлар, авария күз алдында булгач, куркып калганнар.
Икенче автобуска утырып, бөтенебез бергә Чистайга, милициягә киттек. Анда берәм-берәм әниләр килә башлады. Авылга: «Авариядә ике бала үлгән», – дип хәбәр иткәннәр, ә кемнәр икәнен әйтмәгәннәр, ул вакытта кесә телефоннары юк бит. Күз алдына китерегез, һәрбер әни авылдан үзенең баласы исәнме-юкмы икәнен белми чыгып киткән. Мең хуҗалыктан артык авылыбызда бөтен халык өйләреннән чыгып көткән. Әниләр килә, кочаклашабыз, елыйбыз. Авырткан җирләр инде сизелми.
Иң соңыннан классташымның әтисенә утырып минем әни килде. Шактый вакыт машина таба алмый йөргән. Кабат авария булган урынга барып карадык. Мин калтырыйм, машинадан да чыга алмыйм – канга баткан әйберләр чәчелеп ята. Беренче булып кайтып киттек. Авыл башында машинадан төшереп калдырдылар, җәяү кайтабыз – урамның буеннан-буена кешеләр басып тора. Кайсысы исән, кайсысы үлде икән дип шомланып көткәннәр. Күрешкәч, кочаклыйлар, хәлләрне сорашалар. Хәтерлим, күршебез мәрхүмә бер кочак сиреньнәр кертеп бирде. Апамның ул көнне туган көне иде, ике айлык сабыен күтәреп безне каршы алырга чыкан. Мине күрде дә үкси-үкси өйгә кереп китте.
Авариядән соң берәр ай йөри алмадым, ятып тордым – күкрәкләр авырта, кыса башлады, суларга авыр иде. Иңсәм дә шешкән. Шул урыным белән бәрелгәч аңымны югалтканмын, күрәсең. Иртән уянып китүемә әти-әни эштә, өйдә берүзем – шулкадәр көчле курку хисе. Ике-өч ай шулай булды. Әнием үләннәр белән дәвалады.
Сентябрь җиткәнче классташлар белән еш күрештек, бу фаҗига безне якынайтты. Бик шук идек, укытучылар ачуланып та ала иде. Шулай да барыбыз да талантлы идек, бәйгеләрдә җиңдек, бәлки күз дә тигәндер.
Гаеплеләргә килгәндә, бәрелгән машинаның руль артындагы хатын-кыз да, янындагы иптәш хатыны да шампан шәрабы эчеп барган. Артта утырган ир-ат сөяркәсе булган икән, дип сөйләделәр. Ул авариядә үлде. Бәлки мин кызыксынмаганмындыр, шулай да кемнедер утыртканнар дигәнне ишетмәдем. Авылда аны белерләр, әйтерләр иде.
Вакыт узгач, яшь барган саен күңел яралары белән яшәргә өйрәнәсең икән ул. Без ул вакытта кинәт олыгайдык. Авария үз-үзебезне сакларга өйрәткәндер, юлда мин сак йөрим. Мондый «сабак»тан соң паникага бирелмисең, ул-бу була калса, чыгарга, бер-береңә ярдәм итәргә кирәклеген беләсең. Бу күрәчәк булган, бу фаҗигане кабул итеп, алга таба яшәргә өйрәндем. Мин исән, бу – иң мөһиме.
Фотолар Айгөл Шәйхетдиновадан һәм https://ru.freepik.com сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев