Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Айрат Закиров: «Кызларга ошарга тырыша торган вакыт үтте...»

Биеп саксофонда уйнаучы яшь артист сәхнә, гаилә серләре турында сөйләде.

Яшь саксафончы, җырчы Айрат Закиров соңгы айларда аеруча популярлык казанды. Ул безнең пятачокны да гөрләтеп, үзенең көчле энергиясе белән бүлешеп китте. Айрат – ТР халык артисты Рөстәм Закиров һәм җырчы Люция Мусинаның улы. Сәхнә һәм гаилә серләре, иҗади планнары турында Айрат белән сөйләшеп алдык.

– Айрат, җәен артистлар иҗат сезонын ябып тора, ял итә. Синең җәең ничек үтә?
– Мин үзенчәлекле популярлык алгач җомга, шимбә, якшәмбе һәрчак банкетлар туры килә. Атна башындагы 3 көнне үземә багышлыйм, репертуар өстендә эшлим, аранжировкага йөрим, каверлар яздырам, яңа җырлар яздырам, саксафонны да онытмыйм.

– Бөтенләй ял итмисеңме? Чит илгә дә бармыйсыңмы?
– Мин йокларга яратам. Чит илләргә йөрерлек эшләмәдем әле, үзем өчен эшли башладым гына. Репертуарны арттырасы, үсәсе килә. Шуңа чит ил турында уйлыйсым да килми.

– Репертуар дип нәрсәне әйтәсең, җырмы әллә саксафонмы?
– Миннән хәзер күбрәк җыр сорый башладылар, саксафон икенче планга күчә бара. Банкетта да мине җырчы буларак таныйлар, «син бит фәлән җырны җырлыйсың, әйдә җырла әле!» –  диләр.

– Нинди җырлар җырлыйсың?
– Хәзер Вадим Захаровның «Кайтара алмам инде»  җырын башкарам, үзе рөхсәт бирде. Аңа да ошап китте шул җырга икенче сулыш биргәч. Икенче җыр инде Илфир Искәндәров репертуарыннан «Көмеш күл» дигән, аны да шәхсән авторыннан сорап алдым, диктофонга да яздырдым әле, хәзер заманасы шундый, авторлык хокуклары буенча бик кырыс. Әтинең җырларын көн саен ишетәм, шуңа башкаларны сайлыйсы килә. Ә менә «Җанымда яз булып кал әле» дигән җырына кавер яздырырга ниятлим.

– Нинди темалар сайлыйсың?
– Кичә генә студиядә булдым, үземнең яңа җыр өстендә эшләдем, Илнат Фәрхуллиннан сатып алдым. Тиздән социаль челтәрләрдә чыга. Нигездә, минем репертуар тормыштагы хәлләр белән тәңгәл килә. Бер кыз бн аерылышкач «Кайтара алмам инде»не җырлый башлаган идем. 

– Сине күбрәк ничә яшьтәгеләр тыңлый?
– Яшьләр дә бар, урта яшьләр дә, күбрәк Вадим Захаровны яратучы 35+ мине таный башлады. Кыяфәтем буенча миңа күбесе 19-20 яшь бирә, әмма тавышны ишеткәч олырак дип уйлыйлар, миңа 24 кенә әле.

– Үзеңнең нинди аудиториягә җырлыйсың килә? Бәлки яшьрәк фанаткаларың булуын телисеңдер?
– Кызларга ошар өчен тырыша торган вакытлар үтте, Аллаһка шөкер, Илсөя Бәдретдинова төркемендә йөргәндә булды андый чаклар. Хәзерге вакытта минем өчен мөһиме – үземнең репертуарны күрсәтергә, тавышны танытырга, халыкка позитив рух бүләк итәргә.

– Сиңа кызлар  язамы?
– Танылып киткәч күп язалар. «Әйдә танышабыз, мин сиңа кияүгә чыгам» дип ачык тәкъдимнәр белән дә чыгалар. Хәзер ошатып йөргән кызым бар, башкаларга смайлик кына җибәрәм.

– Ачуыңны китерерлек тәкъдимнәр булганы бармы соң?
– Әзрәк гаҗәпләндергәннәре бар. Ике көн элек яздыр «2 ел элек тыйнак, матур идең, хәзер син шулкадәр кызганыч», «син ничтожество, ноталарга да эләкмисең» диючеләр бар. Аларга карап минем кәеф төшми, йомшаграк итеп җавап бирергә тырышам. 

– Кызым бар диден, көнләшмиме?
– Әле кыз дияргә иртәрәктер, без аралашабыз, ул миңа ошый. Ул үзе дә шундыйрак өлкәдә, журналист, филолог, ТНВда эшли. Бик акыллы, төпле фикерле, көнләшми, барысын да аңлап кабул итә.  Моңа кадәр бер кыз минем популяр булуымны күтәрә алмады, ачыктан-ачык «сине беркем белән дә бүлешәсе килми, аерылыйк», диде. 

– Син соңгы вакытта бик танылып киттең, үзең белән йөри торган артистлар көнләшмиме, күләгә астында калмыйлары, үзең шуннан уңайсызланган чаклар буламы?
– Баштан әзрәк уңайсызлана идем. Вадим абый шук кеше ул, барысын да юмор белән җайлый белә. Күптән түгел Питрауда барысы алдында үзенең чыгышын «Айрат Закиров репертуарыннан «Кайтара алмам инде» җыры» дип игълан итте.  Мин үземне йолдыз итеп санамыйм. Әмма 18 яшьтә йолдыз чире булып алды. Рифат Зарипов белән эшләгәндә, укытучылар белән санлашмый башладым. Нәрсәгә инде миңа уку, мин татар эстрадасында эшлим бит дип уйлый идем. Рифат та: «Уку беркемне дә кеше итмәде, барысы да әйбәт», – дия торган иде. Аннары койрыкларымны әти күреп алды да урынга утыртты.

– Әтиең күп булыштымы?
–  Беренче остаз әти инде, саксафонны алу буенча, белем буенча да. Нинди артист әйбәт, кемнең эче кара – барысын да аңлатты. Әтинең тәҗрибәсе зур, кешеләрне дә яхшы аера, кем белән ничек сөйләшергә икәнен дә ул үзеннән чыгып өйрәтә. Кайберәүләр турында сөйләшеп тә торма дигәне бар. Тик әтинең бер минусы бар, ул яңалыкны авыр кабул итә. Сенсорлы телефонга да бер ел элек кенә күчте, ватсаптан аралаша башлады, кнопкалы телефонга ияләшкән иде. 

– Син инде ничә артист белән эшлисең: Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Вадим Захаров. Бер-берсеннән күчеп килгәнгә ничек карыйлар?
–  Мин бер артистта да икенче сезонга калган юк, Вадим Захаровта менә калдым. Мине иҗади фахишә диләр күбесе, «ничего личного –  это бизнес», дип карыйм. И.Бәдретдинова шулай өйрәтте. Кешегә тәкъдимнәр булгач, ул иң әйбәтен сайлап алырга тиеш. Артислар күпме эшләсә дә, юмарт түгел, артыгын түләмиләр. ИБ белән аена 25 көн эшләп 85 мең ала идем, эшкә карап, бу әз. Хәзер мин үзем күбрәк эшлим, көненә 3 банкетка өлгереп була. Әлегә рекорд – көненә 4 банкет, тик бик әлсерәп бетә идем. Бер көндә берничә якын урнашкан районнарда булам. Моны да Бәдретдиновадан өйрәндем. Анда мин яхшылыкка да, яманына да өйрәндем, шул кыенлыклар аша көчлерәк булдым. 

– Син үз прайсыңны үзең бәяләр дәрәҗәгә җитмәдеңме әле?
– Менә артистлар белән эшләүнең уңай һәм тискәре яклары бар. Минус – ул акча әз. Плюс – ул сине ашата, эчертә, юлга түли. Син берни дә уйламыйсың, вакытында килергә генә. 3 сәгать узгач Вадим абый ашата.

– Вадим Захаровның Чаллыдагы концертында синең аяк киемең очты. Моның өчен эләкмәдеме сиңа ахырдан тагын?
– Сезон беткәч әйтергә ярыйдыр инде, бу программа буенча шулай тиеш иде. Продюсер Айрат Ильясов: «Концерт барышында теләсә нәрсә эшлә, Вадим сине сүксен», –  диде. Бу сценарийның интонациясе. Тамашачы Вадим абый мине сүгә дип уйлый, ә ул миңа кырыс кыяфәт чыгарып «кроссовкиеңны ыргыт», – дип әйтте. 

– Сине кайберәүләр маймыл кебек сикерә ди, кайберәүләр гашыйк булып, энергия алып кайта...
– Төрле сүзләр ишетелә, күбрәк концерттан соң кешенең күңеле күтәрелгәнен күрәм. Үзләре шулай сикереп карасын, саксафон тотып, җиңел түгел. Саксафонның авырлыгы 3,5 кг.

– Авырдыр гел күтәреп тору, спорт белән шөгыльләнсеңме?
– Әйе, герләр күтәрәм, тренер белән шөгыльләнәм. Йоклыйм, ял итәм тренировкадан соң. Дөрес тукланам, күп ит ашыйм, май, углеводлар рационда әзрәк.

– Алга таба да саксафонда уйнавыңны дәвам итәсеңме соң?
– Әйе, саксафон булмаса, мин татар эстрадасында булмас та идем.

– Тезләре агарган  шакмаклы чалбарыңа да бәйләнәләр... ул тезе агарганмы, әллә тезләнеп пычранганмы?
– Ул тезләнгәнгә ак.  Үзенә күрә бер фишка инде: футболчылар бит гол керткәч тезләнеп шуып баралар, Дима Билан да шулай иде. Менә мин дә шулай, банкетларда да шулай шуам. Башта барыбер булды кеше фикеренә, аннары кешеләр яза башлады, шул ыштанга бәйләнеп. Алдым яңа ыштан, шулкадәр уңайсыз иде, аннары кабат шул шакмаклыга кайттым әле.  Соңыннан гына яхшы, сыйфатлы ыштаннар кибете таптым. Бу шакмаклы ыштан визит карточкама әйләнеп бара инде.

– Үз концертларыңны оештыру турында уйлыйсыңмы?
– Кеше белән эшләү максаты юк алай. Әмма бу трамплин кебек, тәҗрибә өчен кирәк. Репертуар туплыйсы бар бит. Артистларның күбесен халык тиз генә кабул итми. Менә Фирдүс җырлый башлаган елларда гына миңа да көлке кебек тоелган иде, анан танылып китте.  Марат Яруллин да, Элвин Грей да үзләренең харизмасы, сәхнәне тотулары белән халыкны алдылар. Вакыт күрсәтер.

– Татарча бик матур сөйләшәсең, гаиләдә нинди телдә аралашасыз?
– Кечкенәдән татар телендә сөйләшәбез. Исемдә, бакчага урыс балалары белән йөргән чаклар бар иде. Ала карга булмас өчен, алар янында русча сөйләшергә тырыша идем. Әниләре килгәч балалар «мама, мама, папа», –   дип чабалар. Мин генә татарча каршы ала идем, уңайсызлана идем әзрәк. Берсендә алардан кабатлап «папа, папа пришел», – дип әтигә чапкан идем. Әти өйгә кайткач алай әйтмәскә дип аңлатты, өйдә русча сөйләшеп китсәк тә туктата.

– Синең сеңлең Миләүшә дә матур җырлый, бергә җырлау теләге юкмы?
– Әлегә бергә яздырылган җырлар юк. Әмма киләчәктә планда бар, аның тавышы чыннан да матур. 

– Айрат, әңгәмә өчен рәхмәт! Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев