Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Акчаны авыру балаларга бирсеннәр иде

Матбугатта Сабан туенда кайсы җырчының ничә мең сумга җырлавы турында язмалар чыкты. Бәяләр 40 мең сумнан башлана икән. Иң зур бәяләнгәне – 450 мең сум – танылган җырчы ханым.

Илһам Шакировны алыштырырдай саналган яшь җырчыбызның 120-150 мең сумга да риза икәнен белдек.

Бер сорау борчый бит әле: авыл Сабантуйларына кайтып кунак булып, берничә җыр башкарган өчен 450 мең сум артык кыйммәт түгелме соң? Ул акчаны кем исәбеннән түлиләр икән? Авылларда миллионерлар яшәми бит. Авыл халкының күбесенең бу кадәр зур сумманы фермада ел буе эшләп тә ала алмаганын белми микән әллә бу җырчылар? Аларның да күпчелеге шулай ук авылларда туып-үсеп, җырчы булган балалар бит инде, югыйсә. Әле монысына гына түзәргә дә була икән, болары үзебезнекеләр ич, бирә алгач, бирсеннәр шунда. Ә «югарыдан» җибәрелгән артистларга меңәрләп кенә түгел, миллионнар белән түләүне ничек аңларга? Россия көненә багышлап Казанда үткәрелгән концертта дүрт җыры өчен Мәскәүдән килгән җырчыга 2 миллион сум акча түләүләре шаккатыргыч хәл түгелмени? Мондый очракларның гел кабатланып торуын да беләбез. Алар җырлаганны үзебезнекеләр булдыра алмыймы әллә? Нишләп булдырмасыннар, бәлки күпкә яхшырак җырлаучылар да бардыр әле! Авыр хезмәт белән товар җитештереп, илгә байлык китерүче эшчеләрне хөрмәт  итмәү була түгелме бу?

Иген, ит-май һәм бүтән төр ризык җитештерүчеләрнең хезмәте нигә шулкадәр түбән бәяләнә икән?! Җыр тыңламыйча торып була да, ашамыйча яшәп булмаганын беләбез бит инде, югыйсә.

Советлар вакытында һәр нәрсәдә чама белү бар иде. Ә хәзер, җырчыларга бирергә шулкадәр зур акчалар булгач, авыру балаларны дәвалау өчен һаман да шул гади кешеләрдән акча сорауны ничек аңларга? 

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев