Аңлашып яшик
Шулай беркөнне кибеткә кердем. Кассада алдыма битлексез бер ир-ат килеп басты.
Сатучы аңа: «Битлек киегез әле, алайса мин сезгә хезмәт күрсәтә алмыйм», – диде. Ир, акчасын калдырды да, ризыкларын алып, китеп барды. «Сез нишлисез, кая киттегез? Мин сезнең товарны касса аша үткәрергә тиеш», – диде кассир ханым. Ир кабат әйләнеп килде дә: «Акчаны бирдем, сезгә тагын ни кирәк?» – диде. «Менә монда бер тапкыр кия торган маска бар, шуны киегез, мин сезнең товарны исәплим», – диде кассир. Тегесе: «Мин кимим!» – дип чыгып китте. «Кара инде, ни кылана бит, нәрсә алганын да юньләп күрмәдем, сөте бар иде, нинди бәядән иде ул», – дип, сатучы ханым кемгәдер шалтыратып бу хәлне әйтеп бирде. Аннан, үзен мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып, эшен дәвам итте.
Тәртибе шулай булгач, битлегеңне ки дә, тыныч кына түләп чыгып кит бит инде. Иртәдән беркемнең дә кәефен дә кырмыйсың. Кассир ханым уйлап чыгарган кагыйдә түгел бит бу. Юк шул, принципиаль кешеләр бар дөньяда, һәрьяктан үгетләп, кычкырып торсалар да, үз сүзләрен итәләр. Алар үзләрен генә хаклы дип саныйлар. Бу катлаулы заманда бер-беребезне аңлап яшәргә өйрәнәсе иде.
Дания Вәлиуллина
Фото: Яндекс.Дзен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев