Алия Карачурина кайчан әни булачак?
Бу хакта ул үзе хәбәр итте
Популяр җырчылар Алия Карачурина һәм Ришат Төхвәтуллинның әти-әни булырга җыенуы мәгълүм инде. Бу көннәрдә Ришат Төхвәтуллинның Уфада концертлары булды.
Анда Алия дә чыгыш ясады. Ул концертларның берсендә сабыйларының кайчан туасын әйтте.
– Тагын 3 атнадан соң, Аллаһы боерса, болай йөреп булмас. Сәхнә сагындыра икән ул. Уфада бик җылы каршы алдыгыз, рәхмәт сезгә, тамашачыларыбыз, – дип, җырчы үзен алкышларга күмгән тамашачыларына социаль челтәрләр аша рәхмәт әйтте.
Фото социаль челтәрдән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев