Алия Карачуринаның зур шатлыгы бар
Аңа Мактаулы исем бирелде.
Мәдәният хезмәткәрләре көнендә яшь җырчы Алия Карачурина-Төхвәтуллина тормышында шатлыклы вакыйга булды. Аңа ТР-Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татарстанның атказанган артисты» дигән Мактаулы исем тапшырды.
Җырчы әлеге тантанадан алган тәэсирләре белән социаль челтәрләрендә бүлеште.
«Мин бу бүләкне зур рәхмәт һәм йөрәгемдәге тирән дулканлану белән кабул иттем. Әлеге исем артында еллар буена дәвам иткән тырыш хезмәт, сәхнәгә чыгу алдыннан дулкынлану, хезмәтемә һәм тамашачыма карата чиксез мәхәббәт тора. Гаиләмә ышанычыгыз, терәгегез һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт. Аеруча мине канатландырып торганы һәм терәк булганы өчен ирем Ришатка рәхмәтем чиксез. Шулай ук тамашачыларыма зур рәхмәт. Бу минем өчен зур җаваплылык, алга таба иҗат итәргә көч бирүче этәргеч», – диде ул.
Җырчыны дәрәҗәле исем алуы белән иҗат әһелләре Зифа Нагаева, җырчы-композитор Гөлназ Закирова, җырчылар котлады.
Ришат Төхвәтуллин Алиянең хезмәтен югары бәялгән өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм тамашачыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Фото: скриншот.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев