Алинә Заһитова әбиләрендә булды
Шоу-бизнес

Алинә Заһитова әбиләрендә булды

Мәскәүдә яшәүче фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова туган ягы Ижауга әби-бабасы янына кунакка кайтты.

Әбисе Наҗия 2015 елда Алинә белән Мәскәүгә күчеп килә һәм аны Этери Тутберидзе төркеменә шугалакка йөртә башлый. Тренер әйтүенчә, ул Алинәнең бер генә тренировкасын да калдырмаган. Шуңа да тренеры да, Алинә дә Наҗия апага бик рәхмәтлеләр. Инстаграм битендә Алинә токмачлы аш ашый, ә аннары туганнары белән баянга кушылып «Сарманай»ны җырлады. «Бабыкамның гармунда уйнаганын, әбиемнең кушылып җырлаганын үлеп яратам», - ди ул. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


йолдызлар тормышы

Нет комментариев