Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Алмаз Мирзаянов икенчегә малай алып кайтачагы турында әйтте

«Шәһри Чаллы»дан - пятачок!» концертыннан кызыклы мизгелләр.

28 март көнне Сара Садыйкова концертлар залында "Шәһри Чаллы"дан - пятачок" тамашасы гөрләде. Бу юлы ул аеруча моңлы, халыкчан булды. 

Концертта Сарман районыннан Әфган ветераннары чыгыш ясады. Гармун кылларын сузып, Равил Әхмәтҗанов белән Бәһзәр Фазлыев таныш көйләрне күңелдә яңартты. Баянчы Ринат Насыйров көйләренә халык бөтенләй түзмичә сәхнәгә үк чыгып биеде.

"Шәһри Чаллы" пятачогы шуның белән аерыла да: анда тамашачы тик утыра алмый, я бии, я җырлый. Фәнилә Салиховага да ярты зал кушылып җырлады.

​​​​​​ТР атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин белән дә яшьлек елларын сагынып моңланды халык. Искәртергә кирәк, тиздән пятачок "короле"нең 70 еллык юбилее була. 

Сәхнәдә шәһәрдәшебез Алинә Әхмәтшина да үзенчәлекле җырлары белән халыкны кыздырды.

Концертка килүчеләр тагын бер талант иясе белән танышты. Ул да булса 79нчы лицей-интернатының математика һәм физика укытучысы Нәсим Шәфыйков. Шәһәрдәшебез беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгып җырлады. Аның күптәнге хыялы да тормышка ашты: Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова белән "Парлы ялгыз" җырын башкарды ул. Тамашачы аларны сөенеп каршы алды. Гөлнара Тимерҗанова аеруча "Шәһри Чаллы" редакциясе турында шаккатып сөйләде. "Шалтыраталар, хәлләрне сорашып торалар. Шуның кадәр концерт оештыручыларны күргәнем юк иде", - диде ул.

Ерак араларны якын итеп кунакка Башкортстанның моңлы сандугачы Гүзәл Әхмәтова да килде. Аңа шәһәрдәшебез Зәһинә Гәрәева чәк-чәк бүләк итте. Концертыбызның махсус кунаклары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларга бөтенләй бәлеш мендереп бирделәр. Алмаз: "Чәк-чәк ашап, кыз алып кайттык. Бәлеш ашагач, малай алып кайтырбыз инде", - дип шаяртты. Тамашачы Алмаз Мирзаяновны концертта башка яктан ачты. Матур җырлаудан бигрәк оста итеп мәзәкләр сөйли ул. Залда утыручылар аның һәр сүзеннән көлеп утырды.

Кыскасы шул: "Шәһри Чаллы"дан - пятачок" кыздырды дип әйтергә хакыбыз бар. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Бу юлы да концертка махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең туганнары чакырылды.

"Әлеге концертны махсус оештырдык. Биредә 200гә якын мобилизацияләнгәннәрнең туганнары, хатыннары, әти-әниләре утыра. Аларның күңелләре юансын дидек. Сабырлык телибез аларга", - диде "Шәһри Чаллы" газетасы редакторы Резеда Юсупова. 

Мондый "пятачоклар" тагын дәвам итәчәк. Бу юлы инде шәһәр паркы мәйданында. Җыр-моң сөюче дусларыбыз белән апрель-май азагында очрашачакбыз.

Концерттан иң кызыклы мизгелләрне тулырак газета битләреннән укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт