Әнисә Вәлиева: «Хәния Фәрхи мине кызының кендек әбисе дип йөртте»
Әнисә Вәлиева – Чаллыдагы бик күп хатын-кызларга ана булу шатлыгы бүләк иткән акушер-гинеколог. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи кызы Алсуны аның ярдәме белән дөньяга китерде. Ул Әнисә ханыма гомеренең соңгы көннәренә кадәр рәхмәтле булып яшәде. Һәрвакыт концертларына чакырды, хөрмәтләп искә алды.
Тамашачыларны Алсуның кендек әбисе Әнисә Әнәсовна дип таныштырды. Әнисә ханым да Хәния турында фәкать уңай фикерләр генә әйтте. Бүген Әнисә Әнәсовна Хәния Фәрхи турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
– 1995 елда мин Чаллының 1нче бала тудыру йортында зал мөдире булып эшли идем. Шул вакытта 2нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Раилә Гыйбадуллина: «Хәния Фәрхине бала таптырырга кирәк», – диде. Бу декабрьнең икенче яртысы иде. Йөкле хатын-кызлар барысы да яңа елга кадәр бала табып, яңа елны өйләрендә каршы алу өчен ниләр генә эшләмиләр. Ә Хәния андый булмады, сабыр гына сабыеның үз вакыты белән тууын көтте.
Ул бала тудыру йортына алдан кереп ятты. 23 декабрь көнне мин төнге дежурда идем. Хатын-кызларның хәлләрен белдем. Хәния коридорда утыра иде. Авыруларның хәлләрен белдем дә, өйгә кайтып киттем.
Эштәге кызларга: «Хәния белән ул-бу була калса, Наилә апага (композитор Илгиз Закировның туганы, безнең күршедә яши иде) шалтыратыгыз. Мин килеп җитәрмен», – дип кайтып киттем.
Иртән Габделхәй килеп, хатынының хәлләрен белеп киткән. Ә мин өйгә кайттым да, арыган булсам да өй җыештырдым, әни бүләк иткән кызыл паласны карга алып чыгып кактым. Йокысыз төннән соң бик арытты. «Эх, шул келәм өстендә ятып йокларга», – дип уйлыйм...
Шул вакыт Наилә апа йөгереп чыккан: «Хәниянең тулгагы башланган», – ди. Мин тиз генә җыендым да, Яңа шәһәрнең «Райисполком» тукталышыннан ГЭСка автобуска утырып киттем. Бу вакытта Хәния бала тудыру залында иде инде.
Аңа кадәр, тулгагы башланса да, ул җылы одеял биргән шәфкать туташына автографын бүләк иткән. «Авыртудан йөзенә бөрчек-бөрчек төер бәреп чыкса да, сул кулы белән билен уа-уа, автограф язды», – диләр.
– Әле кичтән генә коридорда утырып торганыгызны күреп, аһ итеп сокланып киткән идем... Шундый илаһи сын кебек утыра идегез. Нәкъ Мадонна кебек инде менә. Йөзегездән тынычлык, нур сирпелә иде, – дидем үзенә.
Мин 3 килограмм якын авырлыктагы зәңгәр күзле Алсуны кабул итеп алдым. 43 ел бала тудыру йортында эшләү дәверемдә болай җиңел, рәхәт итеп бала туганын күргәнем булмады. Хәнияне бернигә өйрәтергә туры килмәде. Ул бәхетле хатын, бәхетле ана буларак, мәхәббәт җимешен матур җыры кебек дөньяга китерде. «Мин бик бәхетле. Никахыбыз көнендә Габделхәйгә охшаган зәңгәр күзле кызыбыз туды», – диде. Әгәр рәссам булсам, бу матур күренешне сурәтләп картина, композитор булсам, җыр язар идем. Бу хәбәрне ишетеп, тирләп-пешеп Габделхәй йөгереп килде.
Кичен Хәнияне алты кешелек палатага күчердек. Ул танылган җырчы булса да, бернинди таләпләр куймады, гади булды. Хастаханәнең сизрәп беткән эчке күлмәгеннән дә матур иде. Ул яткан палата беренче катта, шунлыктан Габделхәй хатыны белән баласын өйгә алып чыкканчы тәрәзә төбеннән китмәде, хатыны белән баласыннан күзен дә алмады. Ул бик бәхетле ир һәм әти иде.
Яңа ел алдыннан Хәнияне баласы белән өйгә озаттык. Габделхәй бик матур ак розалар алып килгән иде. Хәния ак күлмәктән иде. Ул ак төсне яратты.
Концертлар куя башлагач, мине чакырмый калмый иделәр. Хәния мине Алсуның кендек әбисе дип хөрмәтли иде, ә мин аңа ак канәфер чәчәкләре бүләк итә идем.
Хәниянең вафатын ишетү аяз көнне яшен суккан кебек булды. Дежурда булу сәбәпле, аны соңгы юлга озатырга бара алмадым.
«Алсу белән ясин укытыгыз», – дип төшемә кергән иде. Мин аны Алсуга әйттем. Аның белән җырчының 40 көнендә «Язилә» ресторанында очраштык. Монда да бөтен нәрсә – ашъяулыклар, тастымаллар барысы да Хәния яраткан ап-ак төстә иде.
Казанга барганда да гаҗәп хәл булды әле. Юлга чыгар алдыннан сумкамны ишек төбендәге утыргычта калдырганмын. Ачкыч, документлар, акчалар салынган сумкам дүрт сәгать шунда торган, тимәгәннәр. Хәния саклаган сыман булды.
Ресторанда «Бәйрәм» егетләре белән бер өстәл артында утырдым. Алар «Хәния апа кебек башка җырчы булмас инде», – дип моңаеп утырдылар. «Иҗади әниемне югалттым», – дип Элвин Грей елады. Салават Фәтхетдинов та моңсу утырды.
Мин дә тамашачы буларак чыгыш ясадым. «Без йөрәкләрен тулысынча тамашачыларга биреп җырлый торган Әлфия Авзалова, Вәсилә Фәттахова һәм Хәния Фәрхине югалттык. Бу – җыр сәнгатендә зур фаҗига», – дидем. Биш ел вакыт узса да, Хәния Фәрхинең арабыздан китүе белән килешеп булмый.
Хәниянең каберендә булдым. Хыялым – Тәтешледәге музеена барып, фотоларны тапшыру, Фирүзә белән сөйләшү. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.
Хәния Фәрхи истәлегенә
Татлы йокыларны оныттырып,
Кара кайгыларга салдың син.
Йөрәкләргә кереп калдың син,
Күңелләргә сеңеп калдың син.
Җырларың бит ялгыз калды,
Якыннарың олы кайгыда.
Ятим калган чияләрең
Өзгәләнеп җиргә коела.
Талбишектән урын бирсен
Аллаһ оҗмах түрендә.
Тылсымлы көйгә тибрәлеп
Ятсаң иде гүреңдә.
Якыннарың килеп йөрер,
Чүп үләннәре үсмәс.
Тыныч йокла талбишектә,
Җырларың синең үлмәс!
Нәсимә Зәйнетдинова.
Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев