Азат Фазлыевның концерты булмый
Җырчыга ни булган?
Азат Фазлыев Казанда ике көн концерт куйды. Аның гастроль туры республика район-шәһәрләре буенча дәвам итәргә тиеш иде.
Әмма җырчы Балтачтагы концерты булмавын хәбәр итте.
«Хөрмәтле дуслар, тамашачылар! Балтачка кайтып та җиткән идек. Төштән соң тавыш булыр дип уйладым, дарулар да эчтек. Тик ниндидер вирус йөри бугай, тавыш юк. Сезнең алга чыгып, сезне алдалап, фонограммага җырлыйсым килми. Программа әзер. Балтач тамашачысы, гафу итегез. Без концертны февральгә күчерәбез. Көне билгеле булгач әйтербез. Сәламәтлек мөһим. Бүген, иртәгә ничек буласын беркем дә белми», – диде Азат Фазлыев карлыккан тавыш белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев