Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Барыбызга да шул көн килә

Соңгы араларда үлем-китемнәр турында еш ишетәбез, бигрәк тә әлеге зәхмәт чирдән кырыла халык. Иң аянычлысы – кинәт килгән үлем.

Кешенең авырып ятып яки картаеп вафат булуы табигый хәл. Ә менә җир җимертеп йөргән кешенең кинәт кенә үлеп китүен берничек тә кабул итеп булмый. Бик жәл. Телефон вакытлы-вакытсыз чылтыраса да, ишеккә кыңгырау бирсәләр дә, нәрсә булды икән дип йөрәк «жу» итә хәзер. Күп тапкырлар сынаганым булды, башкалардан да ишеткәнем бар: авылда берәрсе үлсә, артыннан янә ике мәет була. 

Читтә вафат булган якташларны, авылдашларны да туган җирләренә алып кайтып җирлиләр. Кайберәүләр моңа бик риза да түгел, имеш, читтән мәет алып кайтсалар, аның артыннан тагын үлем була диләр. Сынап әйтелгән сүзләрдер. Безнең авылда да әле күптән түгел генә шәһәрдән урта яшьләрдәге хатынны алып кайтып җирләгәннәр иде, аның артыннан инде дүрт мәет кайтты. Ышанмасаң җиреңнән ышанырсың халык «сынамышына». 
Әҗәл ничә яшьлек кешене алып китсә дә, кызганыч хәл. Үлдең дә, бетте дигән сүз түгел бит әле, артыңнан эшләнәсе эшләре җитәрлек. Юу-күмүләрне кайгыртып йөрүче якыннарың булса ярый да, булмаса нишләргә? Авылларда да андый эшләрне башкаручыларны табуы авырлаша бара. Читтән кайтасы мәет булса, хәтта кайбер ирләр кабер казырга барырга теләмиләр: белгән-күргән кешем түгел, йөрмим диләрме... Аннан коронавирус чире йогар дип тә куркучылары бар. 

Ничек кенә булмасын, һәркемнең туган туфрагында җирләнәсе килә шул. Шуны аңласак, тар күңелле булмасак иде. Барыбызның да юлы бер, иртәме-соңмы, һәммәбезгә мәңгелек йортка күчәсе. 

М.САЛИХОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев