Бах әсәрләрен татарча уйный
Әти-әнисе Камилгә туган көненә ел да баян, гармун бүләк итә.
Җырчылар Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисованың беренче уллары Камил оста итеп баянда уйнавы белән күпләрне үзенә гашыйк итте. Малай кечкенәдән сәхнә артында йөреп, җырчы, биючеләрне карап үскән. Әти-әнисе җырлаганда кайвакытта баш ияргә, биергә сәхнәгә дә чыккалаган. Гармунга исә ул чын-чынлап 5 яшендә гашыйк булган.
«Туган көненә бүләк сайларга баргач, ул бөтен машиналарны карап чыкты да зәңгәр төстәге кечкенә генә пластик гармунны сайлады. Кибеттән уйнаган кыяфәт ясап чыкты», – ди әнисе Гүзәл Идрисова. «149нчы татар лицеена укырга кергәч, аны шул бинадагы 4нче номерлы сәнгать мәктәбе укытучысы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Сәгыйть Гарифҗанов тальянда, хромкада, баянда уйнарга өйрәтте. Безнең өйдә бу уен коралларының барысы да бар, бездә музыка бөтен җирдә яңгырый».
Камил үзенең киләчәк язмышын профессиональ музыка, баян белән бәйләргә җыена. Татар музыкасын бик ярата. Аның турында: «Бах әсәрләрен дә татарча уйный», – диләр. Чөнки ул нотадан тыш, татарча мелизмнар да сайлый белә икән.
Әти-әнисе Камилгә туган көненә ел да баян, гармун бүләк итә.
«Сәнгатьтә үсешкә ирешү өчен уен коралларын даими яңартырга кирәк. Баяннарның бәясе бик кыйммәт, машина бәясенә торганнары да бар. Камил концертларның «кадагы». Аның чыгышын яраталар. ТР Рәисе уздырган чараларда да еш катнашабыз. Аны Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов кебек мөхтәрәм җитәкчеләр дә таный, теге яки бу көйне уйнап күрсәтүен сорыйлар. Бу – безнең өчен горурлык», – ди Илназ белән Гүзәл.
Камил өчен 2024 ел нәтиҗәле булган. Ул берничә бәйгедә беренче урын һәм Гран-при яулаган. Казан шәһәре мэры һәм Денис Мацуев фонды стипендиясенә дә лаек булган.
Бахларның икенче уллары Рамил бәрмә уен коралына өстенлек биргән, спортны ярата. Акробатик трюклар ясый, җиңел атлетика белән шөгыльләнә.
Төпчекләре Марсель курай, тынлы уен коралында, тальянда уйный. Курайда уйнап төрле конкурсларда җиңә, абыйсы белән дуэт буларак та чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев