“Бер зарым юк сезгә, и кешеләр... ”
Шагыйрә Сирень Мөхибулла кызы Якупова үзенең юбилеен билгеләп үтә. Ул 1961 елның 26 августында Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә.
1978 елда Елховой урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әлмәт төзелеш техникумында белем ала. Нәкъ шул елларда районның “Хезмәт байрагы” газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.
Хезмәт юлын шагыйрә туган авылы мәктәбендә башлый. Ярты ел укытучы булып эшләгән Сирень, шигырендәгечә “хыялы артыннан йөгереп”, янә Әлмәт каласына китеп бара. 1982 елның җәендә яшьләр шәһәре Чаллыга килә. Башта КАМАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводында эшли. Шушы елларда аның шигырләре һәм язмалары автогигантның “Нур” газетасында даими басыла. 1990 елларда Сирень Якупова “Ләйсән” әдәби берләшмәсенә йөри башлый, “Йолдызлы уйлар” исемле тәүге китабын чыгара. 2006 елда шагыйрә “Шәһри Чаллы “ газетасы редакциясенә эшкә килә, 2013 елга кадәр шунда хезмәт куя. Шул чорда шәһәр һәм республика матбугатында аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, язмалары дөнья күрә, китаплары чыга. Шагыйрәнең һәр әсәре тирән фәлсәфәгә, үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны җәлеп итә. Сирень Якупова 2001 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты. Ул - бүгенге көндә 5 китап авторы.
Сирень Якупова шәхси тормышында яраткан хатын, кадерле әни, тугры дус.
Без “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе коллективы Сирень ханыма ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле иҗади гомер телибез.
Дөнья
Җиңдең, дөнья...
Җибәр, кысма, зинһар, йөрәгемне.
Мин бит хатын-кыз.
Бил алышыр ирләр, илләр барда,
Аларның син, әнә, билен кыс.
Оттың, дөнья...
Бушайт, өзәсең лә
Соңгы кылын моңлы күңелнең.
Отылуым өчен, сөйләштек ич,
Соңгы сөю белән түлимен.
Җиңдең, оттың, дөнья, тәнне-җанны...
Булдыралсаң – яшә, дисеңме?
Кара көйгән иреннәрем, ишет,
Ак, дип, дәшә синең исемне,
Ак, дип, дәшә синең исемне...
Егылсаң да югарыга егыл
Егылсаң да, югарыга егыл!
Көлсә көлсен дөнья, башын чөеп:
Күрәсезме, йолдыз тузанына
Батып ята берәү өстә (!) диеп.
Егылсаң да, югарыга егыл,
Күз яшьләрең тамсын гүя яңгыр.
Корымасын дисәң нәсел гөлең,
Йөрәк дымың җиргә биреп калдыр.
Егылсаң да, югарыга егыл,
Беркем килеп сиңа абынмасын.
Каргый-каргый тибәр түмгәк булу
Язмышыңа берүк язылмасын.
Егылсаң да, югарыга егыл!
Ай яктырак анда, кояш җылы.
Һич сер түгел, күкләр аша кыска
Ак җаннарның мәңгелеккә юлы.
Егылсаң да, югарыга егыл...
Үкенеч
Балачакта
әнисенең яңа ефәк шәлен
курчагына күлмәк итеп тураклаган
бер мин генә түгел.
Үсеп җиткәч
әнисенә яңа ефәк шәлләр
апкайтырга өлгерәлми калган
бер мин генә кебек...
Кайту
Туган җиргә – үз җиремә кайттым.
Рәхәтлеге шушы кайтуның!
Арган йөк атыдай, тугарылып,
Болын түшәгендә ятуның!
Җанны ярып үлән исе керә,
Чәчәк төсе тула күзләргә.
Җилфер-җилфер күбәләкләр куна
Чыктан юешләнгән тезләргә.
Күк гөмбәзе зәңгәр чыбылдыктай,
Болыт-болыт ап-ак бизәкле...
...Тамырлардан ага ләззәт-ташкын,
Туктатырдай булып йөрәкне.
Үз җиремә, үз-үземә кайттым,
Китүләр юк кабат, диялмыйм.
Дөнья көтә, мин дә дөнья көтәм,
Үз-үземә һич тә сыялмый.
Үзем белән сөйләшү
– Кемгә нәрсә исбат итәсең соң,
Яшәүләрең белән җирдә, кеше?
– Исбат итмим, бары яшим генә,
Яшим генә кояш, һава төсле...
– Кемнән нәрсә өмет итәсең соң,
Офыкларда һаман күз карашың?
– Өмет итмим, тик... беләсем килә
Бәхетемә күпме юл барасын...
– Кемгә нәрсә сатып бирәсең соң,
Кармалый гел кулың юл капчыгын?
– Сатмыйм, сатмыйм, бүләк итеп бирәм
Йөрәгемнең соңгы кыйпылчыгын...
– Кемгә нәрсә мирас итәсең соң,
Ак томандай югалырсың эреп?
– Кешелегем, рухи көчлелегем
Җырларыма калдырырмын төреп...
Беттеме инде сорауларың биреп?
Бер зарым юк
Бер зарым юк сезгә, и кешеләр!
Бер үпкәм юк сиңа, и дөнья!
Өлешемә тигән көмешем, дип,
Һәр сукмакка әйттем, һәр юлга.
Абынсам да бик еш, егылсам да,
Еласам да шуңа үкереп,
Чит-ят күзләр күреп өлгергәнче
Тора алдым һәрчак сикереп.
Пыскып янган өмет кисәвен дә
Йөрәгемә төреп сакладым.
Беркайчан да үзем өчен генә,
Каен кисеп, учак якмадым.
Балачакны баллы чәчәк дидем,
Яшел таҗым дидем яшьлекне.
Саф чишмәле гомер җәйләремдә
Кушучлап гел эчтем бәхетне...
Көзләремә, кышларыма керәм,
Эзләремне күмәм җыр-моңга.
Бер зарым юк сезгә, и кешеләр!
Бер үпкәм юк сиңа, и дөнья!
Күкрәү көтә йөрәк
Күкрәү көтә йөрәк,
Яшьнәү көтә күңел
Тик бер тапкыр тагын
Яшьлектәге кебек...
Чыдар микән йөрәк,
Күңел түзәр микән?!
Тик бер тапкыр тагын
Җанда күкрәү көтәм...
Җан соң түзәр микән?!
Әйтә алмыйм алдан...
Тик
Кабатлансын мизгел,
Кочагыма күкләр,
Дөнья иңрәп ауган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев