Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Безгә Гүзәл Әхмәтова килде

Уфада яшәп иҗат итүче Башкортстанның атказанган артисты, «Яратам», «Энҗе чәчәк – ландыш ул», «Карлыгач», «Яшәп кара», «Зәңгәр чәчәк» хитлары белән тамашачы күңелен яулаган Гүзәл Әхмәтова «Күңел» радиосында туры эфирда булды. Танылган җырчыны без дә редакциябезгә чакырдык.

– Гүзәл, тормышыгыздагы һәм иҗатыгыздагы соңгы яңалыклар, үзгәрешләр турында сөйләгез әле.

– Пандемия минем генә түгел, барыбызның да тормышын, кешеләрнең бер-берсенә карашын үзгәртте. Дөньядагы бу афәт бөтенләйгә үтеп, үзебезнең тыныч тормышыбызга кире кайтсак иде дигән теләк белән яшим. Мин үзем дә иҗат тормышымда пауза алып, туктап тордым. Җырлыйсы да, эшлисе дә килмәде. Әмма мин 2 яшьтән үк сәхнәдә. Быел профессиональ җырчы буларак сәхнәгә чыгуыма 22 ел була. Шуның өчен мин бүтән тормышны белмим, иҗатымнан башка үземне күз алдына китерә дә, җырларсыз тора да алмыйм икән. Эшемне бик яратам. Алай да шушы пауза вакытында үземдә ниндидер үзгәреш, талпыну тойдым: ел ярым эчендә 15 җыр яздырып, 10ысына клиплар төшердек. Соңгы арада Хәмит Мәткәримов, абыем Ирек Сакаев язган бик күп җырларны башкарам. Күптән түгел «Тагын бер кайтырмын» дигән җырым чыкты, аны «Күңел» радиосында да еш ишетергә була. Көннәр җылыткач клибын да төшерергә планлаштырабыз.

– Иҗатыгыз турында сөйләдегез, ә гаиләгездә ничек? Кызыгыз ниләр белән сөендерә?

– Кызым Амалиягә 4 яшь ярым. Балалар бакчасына йөрибез, җырлыйбыз, биибез. «Менә бит микрофоным да бар, ник мине үзең белән сәхнәгә алып чыкмыйсың? Минем дә җырлыйсым килә», – ди ул миңа. Баламның теләге булгач, киләчәктә алып та чыгармын әле. Озак еллар популяр булган «Сау булыгыз, ак каеннар!» җырын яратып җырлый. Бәлки шушы җыр белән чыгыш ясарбыз дигән уйларым бар. Шул ук вакытта аның табиб булырга да теләге бар. Алдагысын инде вакыт күрсәтер.

– Әни булгач, үзегездә нинди дә булса үзгәрешләр сиздегезме?

– Әлбәттә. Бала туганчы мин кырысрак холыклы идем сыман, аны-моны уйлап тормыйча, сүзне туры бәреп әйтә торган идем. Хәзер алай түгел. Алай булырга ярамый да. Кызчыгым тугач, дөньяга карашым да, холкым да үзгәрде. Сүзләремне уйлап, йомшак итеп җиткерергә, сабыр булырга өйрәндем.

– Сезнең тамашачыгыз нинди?

– Тамашачыларым арасында начар, бозык күңелле кешеләрне очратканым булмады. Элек концертларыма күбрәк ак яулыклы апалар килсә, бүген залда күпчелек яшьләр, балалар. Җырлавым үзгәрде микән? Башка жанрда эшли башладым микән, әйтә алмыйм. Әмма мин һаман да шул ук Гүзәл. Иҗатым башында тамашачыма карата ихлас күңелле булганмын икән, бүген дә шундый ук.

– Репертуарыгыз һәрчак яңарып тора. Искерми торган, һәр чорда да популяр җырларыгыз бармы соң?

– Шул «Сау булыгыз, ак каеннар!» җыры инде ул. Аны 2007 елдан бирле башкарам. Концертларда, юбилейларда, туйларда аны сорамый калмыйлар. Шуның өчен бүгенге көндә без аны яңарттык, башка форматта, яңача тавыш белән аранжировка ясадык. 

– Киләчәккә нинди планнарыгыз?

– Планнарым зурдан. Көз айларына Башкортостан, Татарстан һәм башка өлкәләрне дә кертеп зур турне оештырмакчы булам. Дөньялар гына тыныч булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев