Биләрдән рухи байлык, тәнебезгә сихәт алып кайттык
Татарстаныбыз искиткеч матур, гүзәл табигатьле безнең. Республикада бай тарихы, челтерәп аккан изге чишмәләре, шаулап торган урманнары, болыннары-кырлары, саф һавалары белән данлыклы җирләр байтак. Шуларның берсе, ул, әлбәттә, Биләр шәһәре. Миңа анда булып, туганнар белән очрашып кайтырга насыйп булды.
Татарстанның Алексеевск районында урнашкан Биләр Дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы – төбәгебезнең визит карточкасы. Биләр шәһәре – республикабыздагы атаклы, сирәк очрый торган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр арасында аерым урын алган бөек шәһәр. Туганнар белән дә шундый тарихи җирдә җыелуыбыз бер дә юкка булмады. Беренчедән, мондый очрашуларны күркәм традициягә кертергә уйладык. Былтыр да шулай җыелып, тәнебезгә сихәт, җаныбызга дәва алып кайткан идек. Быелгы очрашуны да бөтенебез күтәреп алды.
Кем нәрсә пешерә, табигатьтә нинди сый әзерлибез – барысы турында да алдан сөйләштек. Машина кую урыннары да каралган. Парковка өчен көне буена 100 сум түлисе.
Без килгәндә халыкның исәбе-хисабы юк иде. Рус милләтеннән булган бер ир-ат туктатып, хәтта: «Мөселманнарның берәр бәйрәмеме әллә бүген?» - дип тә сорады. Халык монда ялларда шулай күпләп килә икән. Күбесе гаиләләре, кардәш-туганнары белән рәхәтләнеп ял итү, корбан чалу өчен килә. Шәһәрдәге «Хуҗалар тавы» яисә «Кызлар каласы»на менеп җитәр өчен 444 баскыч атларга кирәк. Баскычтан менгәндә утырып ял итү өчен эскәмияләр дә куелган. «Хуҗалар тавы» белән бәйле риваятьләр дә бар. Имеш, Биләр белән идарә итүче хуҗа дошман явы килгәч, шәһәрне яклый башлаган. Аңа 40 кызы да кушылган. Әсир төшкән кызларны үтерергә дип карар кылынгач, алар йолдызга әйләнеп күккә ашкынганнар. Ә хуҗа үзе чишмәгә әйләнгән, имеш. Шуннан бирле бу урын «Хуҗалар тавы» дип йөртелә.
Туганнар белән елга буенда урнашкан бер беседканы арендага алдык. Көне буена аның бәясе 300 сум. Ашарга пешерергә казан – 200 сум, самавыр – 300, аның торбасы – 100, учак урыны өчен 200 сум акча түләргә кирәк. Якын-тирәгә карасаң, монда бөтенесе дә эш белән мәшгуль. Кемнәрдер казан асып, аш пешерергә куйган. Икенчеләре мангал корып, шашлык-купаты пешерә. Хатын-кызлар өстәлләргә тәмле сый-нигъмәтләр куя, кавын-карбыз кисә... Мәйдан умарта күчедәй «гөж» килеп тора. Без дә шулай иттек. Әле туганнарның кайсы-берсе елгада кармак белән балык та тотты. Күз алдыгызга китерегез: табигать кочагы. Якында гына елга, аны ямь-яшел урман уратып алган. Казан асып җибәрдек. Борынны шашлык-купаты исе кытыклый. Махсус балалар мәйданчыгында сабыйлар уйныйлар. Туганнар сагынышканнар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә яңалыклары турында сөйлиләр, шатлыклары белән уртаклашалар, киңәш-табыш сорыйлар. Табын тулы ризык. Туганнарыңның шулай бергә җыелуына, аралаша алуына, әти-әнинең яныңда булуына, туганлык җепләре ныгуына эчтән сөенәсең! Мин моны чын бәхет дип атар идем!
Туганнарыбыз Татарстанның төрле якларына сибелгәннәр безнең. Очрашуга Чаллы, Чистай, Нурлат, Казан шәһәрләреннән җыелдылар. Бу урында бөтенебезне берләштереп, очрашуны оештырган Чистай районы Кызыл Ялан авылында яшәүче Гөлназ апа Мусинаны һәм аның кызы Әдилә сеңлемне әйтәсе килә. Былтыр да аларның башлангычы белән йөргән идек, быел исә тагын да күбрәк кеше килде. Казаннан Гөлсирә апабыз Миргалимова һәм аның улы Руслан да кайтты. Чаллыдан Зульмиевлар гаиләсе дә күз яшьләре белән очраштырган өчен рәхмәт укыдылар. Норлат районы Кычытканлы авылында гомер итүче Гомәр абый белән Хәлимә апа да бик риза булдылар. Үземнең әти-әнием дә, кайна әти-әни дә очрашудан бик канәгать калдылар.
Төшке аштан соң бергәләшеп «Хуҗалар тавы»на мендек. 444 баскычны горур үттек! Ул тау башында олы кара ташлар тора. Халык шул ташларга күпләп акча ата, теләк теләп таш тирәли әйләнә. Әйтергә кирәк, ислам дине кабул ителгәнче халык тауга тәңрегә табынырга менә торган булган. Бүген дә бу традиция калган булса кирәк, кайбер тәңречеләр бу йоланы үтәр өчен бирегә килә. Тик гади халыкның ни өчен таш тирәли әйләнеп йөргәнен мин бер дә аңламадым. Бәлки «кеше шулай итә бит, мин дә шулай итим әле» дигән фикер белән йөри торганнардыр? Тау башында гаять зур, биек чыршылар үсә. Тик аларның бер генә дә буш ботагы калмаган. Алар Яңа ел чыршысы кебек төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән. Бу һаман шул мәҗүсилектән калган гадәт бит. Үзем дә кешеләрнең күзләрен йомып, эчтән генә нидер әйтеп, аннары чыршыларга тасмалар бәйләгәнен карап тордым.
Аста исә изге чишмә янында су коеналар. Биләргә татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә килә. Күпләр бу чишмәнең сихәте барлыгына ышана, аны эчкәч, тән сихәтләнә, авырулар бетә, бала таба алмаучылар йөккә уза, дип тә сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Таудан әлсерәп төшеп, без дә чишмәгә кердек. Чыннан да, аның сап-салкын суы искиткеч тәмле. Дөрестән дә, аны эчү белән арыганың бетә, авырлыклар турында онытасың, үзеңне яңадан туган шикелле хис итәсең! Галимнәр раслаганча, чишмә суының составы чынлап та уникаль икән. Ул еллар буе торса да бозылмый, ди. Совет чорында бу чишмәне күмдереп тә караганнар, тик ул барыбер үз юлын тапкан.
Шушы истәлекле урыннар янында сувенирлар сатып, халык акча да эшли. Монда дини китаплар, шамаилләр, яулыклар, балалар өчен төрле уенчыклар, беләзек-көзгеләр, Биләр сурәтләнгән магнитлар, тагын әллә нәрсәләр бар. Тарих белән кызыксынучылар өчен музей да эшли. Үзеңә күңел тынычлыгы, җаныңа сихәт, тәнеңә дәва алырга теләгән кешеләр өчен бик матур, рәхәт урын ул – Биләр. Ә яныңда иң якын туганнарың, гаиләң, әти-әниең булса, бу бәхет икеләтә арта.
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев