Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бәлки мин дә гаепледер...

Гашыйклар көненә багышлап, сезгә кызыклы мәхәббәт тарихын тәкъдим итәбез.

Гашыйклар көне уңаеннан мин дә бүген бер мәхәббәт тарихын искә төшердем бит әле... Хәер, ул кадәр зурлап (мәхәббәт дип) әйтеп була микән инде аны? Бер яклы гына иде бит ул. 
Бер дә уйламаганда, эш урынында үземнән 20 яшькә өлкәнрәк ир-ат гашыйк булып куйды миңа. Җиңелчә генә, уйнап-шаярып кына булса бер хәл. Юк, чын-чынлап! Минем әле яшь кыз вакыт иде, ә ул – гаиләле ир-ат. Тик бу да туктата алмады аны. Шул арада гаиләсеннән китеп, минем белән гаилә корырга хыяллана башлады. Балалары инде үскән, хатыны белән барыбер әйбәт яшәмиләр, янәсе. Ә минем кире кагуларны исә гел ишетми дә кебек бу. 
Дөресен әйтим, бик авыр тоелды инде бу миңа. Күңелеңә ошамаган кешедән берни дә көтмисең бит ул, матур сүзләре дә, бүләкләре дә кирәкми. Әле ачуны гына китерә. 
Күпмегә сузылгандыр безнең шулай аңлаша алмый йөрүләр, ахыр чиктә килеште инде ул мәхәббәтенең җавапсыз булып чыгуы белән, шәһәрдән үк күчеп китте. Ә берничә елдан исә мин аның эчүгә сабышканын, аннан инде яман чирдән үлеп киткәнен ишеттем. Менә хәзер уйлыйм да... Бәлки мин дә гаепледер инде бераз, дим. Күңелен кузгатырлык сүз әйтеп куйганымдыр, елмаеп караганымдыр, бәлки... Яшь чак бит. Шуңа күрә, бик сак булсак иде без кеше хисләре белән диясем килә. 

 

Гөлия, Чаллы шәһәре.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәхәббәт