Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бүреләр дә ач иде, без дә...

Минем әни Гөлсинә Нурлыгаян кызы Мөслим районы Яңа Карамалы авылында дөньяга килгән. Мин аннан сугыш чорындагы тормышларын еш сөйләтәм. Берни җуелмаган хәтереннән, сабый булса да һәрнәрсәне йөрәгенә сеңдергән ул. Ә бәлки сугыш чоры балаларының йөрәгендә мәңге онытылмаслык җәрәхәт – хатирәләрдер алар.

«Сугыш башланганда миңа биш яшь иде. Хәбәр килеп ирешкәндә көн бик эссе иде, авыл гөж килде, өлкәннәр нишләргә белмәде, хатын-кызлар елашты. Шул көнне Нурулла абзыйларның ындыр артындагы мунчасында ут чыкты. Бу афәткә кешеләрнең игътибары җитмәде, сүндерүче дә булмады, шунда янып бетте ул.

Безнең әткәйне беренче көннәрдә үк сугышка алдылар. Әле аның кулак буларак сөргеннән кайтуына да күп вакыт үтмәгән иде. Аның белән беркөнне берничә кеше китте. Без яшәгән Яңа Карамалы авылыннан Иске Карамалыга җыелышып озата бардылар аларны. Инәкәй өч яшьлек сеңлем Зәнфирәне кулына алды, без абыем Әсгать белән арттан иярдек. Бераз бардык та арып калдык. Инәкәй дә әткәй белән тыйнак саубуллашып кире борылды.

Сугыш чоры балаларының балачагы каһәрле булды инде. Дөньяны үз җилкәләрендә тарткан хатыннарның хәле аннан да яманрак. Алсыз-ялсыз эш, ачлык-ялангачлык. Искә төшсә, хәзер дә җан әрни. 1932 елгы абыебыз бала гына булса да гаилә йөген тартты. Колхоз эшенә дә кушалар иде. Бу искә алуым Инәкәй белән аның рухларына дога булып барсын иде. Тырышып-тырмашып сыер тотты. Сөтебез булгач, без дә бирешмәдек. Ул елларны безнең якларда бүреләр күп иде. Ач булгангадыр, алар да кешеләрнең малларына һөҗүм итәләр иде. Без сыерны өйалдында асрадык, өйдә безнең янда берничә бәрәнебез дә бар иде. Шөкер, безгә бүре кермәде. Ә менә күршедәге апаларның салам түбәле лапасларына төшеп зур сыерларын ашады. Бүреләрдән калганы гына үзләренә булды.

Көне буе басуда эшләгәннән соң, төнлә колхоз атларын чиратлашып көтәләр иде хатын-кызлар. Инәкәйнең чираты вакытында кайсыбыздыр чирләде дә аңа өйгә кайтырга туры килде. Шул арада бер атны бүре алып киткән. Әнигә моның өчен мәҗбүри эш биргән иделәр. Мәҗбүри эш – җәза. Нинди эш кушсалар да кире кага алмыйсың.
Ул чакта хатын-кызлар белән фронттан яраксызга чыгып кайткан кешеләр «командовать» итә иде. Безнең авылда ул аеруча явыз кеше иде. Хактырмы-юктырмы, фронттан бармагына атып «комиссовать» ителгән диләр иде аны. Чынлап та бер бармагы юк иде. Без аңа инәкәйләрне җәберләүче итеп куркып карый идек.

Тагын хәтердә калган – өй тәрәзәләрен томаларга куша иде безнең әбекәй. Мескеннәрнең фашистлардан куркулары булгандыр инде, сукыр лампа яктысын күрмәсеннәр, янәсе. Шул сукыр утны кабызып хатыннар төннәр буе бәяләй-оекбашлар бәйләр иде. План бар иде. Үзләренең өсте ялангач булды, фронтка булгач изге эш дип тырыштылар. Тик, белмим, барып ирешә идеме икән ул кул эшләре сугышчыларга? Әткәй каты бәрелешләрдә булып, яраланып кайтты. Тик аның сугышта оекбаш кидем дигәнен хәтерләмим. Үземнең күзалдыма тагын бер күренеш еш килә: кечкенә сеңлемне аркама кочтырып, кыш көне яланаяк саламнан саламга сикерә-сикерә әбекәйләргә бара идем. 

Мин олыгайган көнемдә яшьли дөнья куйган абыемны кызганып яшим. Бер рәхәт күрмәделәр, кадерләре булмады аларның. Шул аяусыз елларда йончып сәламәтлеген югалтты, бик яшьли дөньядан китте. Шуңа күрә бөтен теләгем – без күргәннәрне кабат берәүгә дә күрсәтмәсен, ил-күгебез аяз булсын».

Резидә Юсупова,

«Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев