Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чиратта торуның уңай ягын күргән

Авырып китеп, табибка күренергә булдым. Бәлки, алдан язылмыйча да кабул итәр, чират та кимегәндер дип, көннең икенче яртысында бардым.

Өметем акланмады, кабинет янындагы халыкны күрсәгез... Иртән килеп тә табибка керә алмаганнары бар. «Әйбәт булды әле, өйгә кайтып төшке ашны ашап килдем», – диде бер яшь ир, һич зарланмыйча. Бик тә җор телле булып чыкты ул. Төртмәле, шаян сүзләр ычкындыргалап, чираттагыларның кәефен күтәреп торды. Ерак юлларга йөрүче шофер икән үзе. Шулай берничә сәгать үтте.

Кабинет ишеге ачылганда табибның тәмам арыган йөзе күренгәләп китә иде. Берзаман ишектән шәфкать туташы чыкты һәм, әлеге ир янына килеп, ниндидер кәгазьләрен сорап алды. Кире алып чыгып та бирде. Табибка кул куйдырасы гына булган икән. «Шуның өчен монда көне буе тордыгызмы?» – дидем, гаҗәпләнеп. Ә шаян ирнең исе китмәде. «Аның каравы, нихәтле әби белән таныштым!» – диде, хәйләкәр елмаеп.
 

Әлфия Мөнипова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш