Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чулпан Раянова: «Театр кешеләрне акылга өйрәтергә тиеш»

Тиздән Уфа «Нур» театрының Чаллыда гастрольләре була. Бу юлы коллектив шәһәребез тамашачыларына Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» драмасын алып килә. Шул уңайдан әлеге спектакльдә төп рольне уйнаган артист Чулпан Раянова белән әңгәмә кордык.

–  Чулпан ханым, үзегез белән таныштырып үтегез әле.

– Мин Башкортостанның Чакмагыш районы Чакмагыш авылында хезмәт сөючән Фәнүзә белән Илдар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием белән әнием бер эштән дә курыкмаска, башлаган эшне ахырына кадәр җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте. Нәнәем исә сәнгать дөньясына алып кереп, сәхнә дигән сихри урынга беренче тапкыр аяк бастырды. Миңа ул вакытта нибары биш яшь иде. Моны мин бәйрәм итеп кенә кабул иттем, чөнки  бәләкәй чактан  тарихчы-археолог булырга хыяллана идем. Профессионал  артистка булу теләге исә җиденче сыйныфта укыганда дусларым белән  урамда гитара белән җырлап йөргәндә тугандыр, мөгаен. Шунда кемдер миңа: «Бик оста җырлыйсың, син артист булырсың», –  диде. Үсә-үсә тормышның тиз үтүе турында уйландым. Башымнан: «Артистка булсам, мин үз гомеремдә әллә ничә кеше тормышы белән яши алам бит», – дигән уй узды. Һәм мин артистка булам дигән карарга килдем. Ә аны тормышка ашыру өчен җырлый һәм бии белергә кирәк. Нәнәй белән халык театрына сирәк кенә йөрсәм дә, профессиональ спектакльләрне бер дә караганым юк иде. 6-7нче сыйныфларда укыганда бер журнал килде, аның тышында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының рәсеме урнаштырылган иде. Мин шул рәсемне кисеп алдым да, әниләргә: «Мин шул театрда эшләячәкмен», – дип диварга элеп куйдым. 
Һәм шул хыялыма ирешү өчен, тугызынчы сыйныфтан соң имтиханнарны тапшырып, Октябрьский музыка училищесының фольклор бүлегенә  укырга кердем. Мондагы укытучыларыма рәхмәтем чиксез. Алар  күзләремдәге очкыннарны күреп, минем артист булуыма зур өлеш керттеләр. Аллаһы Тәгалә миңа гел юл ачып  торды.

Училищедан соң, белем һәм беркадәр тәҗрибә алып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына кердем. Биредә Фәрит Бикчәнтәевның актерлык-режиссерлык  курсында укыдым. Беренче курстан ук безнең һөнәри осталык дәресләре данлыклы Камал театрында үтте. Безне спектакльләргә күмәк күренешләргә керттеләр. Студент вакытта бөек артистлар белән бер сәхнәдә эшләү горурлык иде. Дипломлы артист булгач, Туймазы театрында эшләдем, хәзер «Нур» театрында. Әти-әнием башта минем артист булу теләгемне бик авыр кабул иттеләр, хәзер исә һөнәремнең кыенлыкларын аңлап, төп ярдәмчеләремә әйләнделәр. 

– Белүемчә, сезнең курстан талантлы артистлар чыкты. Алар белән  аралашып яшисезме?  

– Әйе, без бүгенге көндә дә дуслар, элемтәдә торабыз. Мин курсташларым - Камал театры артистлары Эмиль Талипов, Алмаз Гәрәев, Ләйсән Фәйзуллина, Айгөл Миңнуллина, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Гөлчәчәк Гәрәева (Хәмәдинурова), Ирек Кашапов, курчак театры режиссёры, драматург Илгиз Зәйниевнең уңышларына сөенеп яшим.  

– Сезне тамашачылар нинди рольләрегез аша белә? 

– Г.Хугаевның «Минем кайнанам»да –Нәфисә, М.Фәйзинең «Галиябану»ында –  Галиябану, М.Багаевның «Бер мәл шәһәрдә» – Сафия, Н.Исәнбәтнең «Хиҗрәт»ендә – Зөһрә, И.Зәйниевнең «Хыял йорты»нда – Айгөл, Д. Сәлимҗановның «Мин көтәм сине»дә – Наилә, З.Кадыйрованың «Фатыйма»сында – Фатыйма һ.б  

– Тиздән сезнең театр Чаллыга Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» драмасын алып килә. Язучы яши торган шәһәргә нинди хисләр белән киләсез?

– Чаллы тамашачысына без Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектаклен горурланып алып барабыз. Чөнки ул – бүгенге көндә театрыбызның иң  яхшы спектакльләренең  берсе. Гөлнур Усманова «Көтеп узган гомер» трилогиясенең беренче өлешенә инсценировка язды. Режиссерыбыз Азат Җиһаншин аны тамашачыларның күңелен тетрәндерерлек итеп куйды. Фатыйма роле минем өчен бик кадерле, якын... Әсәрне укыганда ук ошаган иде, ә инде репетициялэр башлангач бигрәк тә «канга сеңеп», нәнәйләр, карт инәйләр сөйләгән хатирәләрәрне искә төшереп, аларның кичерешләрен күзләреннән күреп, алар әйтми калган җан көйдергеч сүзләрен сәхнәдән үз тавышым белән, алар истәлегенә багышлап уйныйм. 

– Киләчәктә уйнарга хыялланган рольләрегез бармы?

–  Ходай насыйп итеп, гомерем озын булып, режиссерлар мөмкинлегемне күреп рольләр бирсә, төрле пландагы, төрле  холыктагы образларны тудырасым килә. Аллаһы Тәгалә  бер амплуада калырга язмасын. Патшабикә, акылдан язган һәм акыллы хатын, үтерүче, фахишә, герой-ана, физик мөмкинлекләре чикле кеше һәм башка рольләрдә уйнарга хыялланам. 

– Сезнең өчен сәхнә нәрсә ул? 

– Сәхнә ул – бик зур көч! Артист сәхнәгә ни өчен  чыкканын дөрес аңласын иде. Ул сәхнәдә үзен күрсәтергә түгел, ә герой  язмышы белән яшәргә тиеш. Театр башта ук кешегә үзен читтән күрсәтү өчен барлыкка килгән сәнгать төре бит. Ул кешенең кайда хаклы, кайда хаксыз икәнлеген, кимчелекләрен һәм уңай якларын күрсәтеп, уйланырга, уйландырырга һәм нәтиҗә ясарга ярдәм итәргә тиеш. Кызганыч, хәзер сәхнәдә бернинди мәгънәсе булмаган әсәрләр буенча гәүдәләр хәрәкәте еш  күзәтелә. Беркемне дә рәнҗетәсем килми, бу минем шәхси фикерем.  Бәлки кемдер, тормыш болай да авыр, мин театрга ял итәргә барам, әллә нинди катлаулы нәрсәләр турында уйлыйсым килми, дияр. Әйе, ял иттерә торган спектакльләр дә кирәк, шулай да театр  көлдерепме, елатыпмы, ләкин мәгънәле итеп кешеләрне акылга өйрәтергә тиеш. Театр сәнгате беркайчан да бетмәсен иде!

Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев