Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чып-чын могҗиза: әнисен яман шештән дәвалаган

Күземне ачсам, янымда бер хатын-кыз басып тора, йөзе күренми. Ул куллары белән нидер эшли. Миңа шундый рәхәт булып китте, хәлем җиңеләйде. Нәрсә икән бу?” – ди. Мин өнсез калдым.

Моннан берничә ай элек әни елап кайтып керде. Сул як күкрәге авыртып, табибка барган һәм аңа: “Күкрәгеңдә шеш бар”, – дигәннәр. Бу хәбәр мине дә борчуга салды, тик аны тынычландырмакчы булдым, кайгырмаска куштым. Юатыр өчен нинди генә сүзләр әйтсәм дә әнием көннән-көн саргая башлады, тамагыннан ризык үтмәде. Аңа сиздермәскә тырышсам да, күңелемне караңгы уйлар биләде. Минем өчен моннан да зур хәсрәт юк иде. Әниемнең көләч йөзен, йомшак кулларын, тәмле ризыкларын, тормышның нинди генә авырлыклары аша үткәнен, үлемнән дә өч тапкыр исән калып, шушы тормышны булдырып яшәгәнен уйлап, һәр кичне аңа исәнлек теләп ята идем. Беркөнне шулай йокларга яттым да теләкләр тели-тели уйлана башладым, күзләремә яшьләр тулды. Күз алдыма китереп ятам: әгәр дә мин ниндидер сихри көчкә ия булсам, йоклаган вакытта әнием янына килеп, кулларым белән сыйпап кына барлык авыруларын бетерер идем кебек. Үзем уйланып ятам, үзем аның янында басып торам кебек иде. Шулай итеп йокыга да киткәнмен. Иртәгәсен әни уянды да миңа әйтә: “Кызым, мин бүген төш күрдем. Йокламыйм да кебек, уяу да түгел. Күземне ачсам, янымда бер хатын-кыз басып тора, йөзе күренми. Ул куллары белән нидер эшли. Миңа шундый рәхәт булып китте, хәлем җиңеләйде. Нәрсә икән бу?” – ди. Мин өнсез калдым. Кичтән уйланып ятканнарым тормышка ашкан микәнни? Әнигә барысын сөйләп күрсәткәч, ул да шаккатты. Шул көннән башлап, күңелемдә өмет уянды. Берәр айлап вакыт үткәндер, әни яңадан тикшеренергә барды. Бу юлы бернинди дә шеш тапмаганнар. Бәлки, беренче юлы тикшергәндә ялгышканнардыр? Ә, бәлки, юктыр? Ни генә булса да, бу шатлыклы хәбәр әнине кабат тормышка кайтарды. Киләчәктә дә аны кайгы-хәсрәт, чирләр читләтеп үтсен иде. Моның өчен бик каты чын күңелдән теләү кирәк. Теләкләребез күбрәк һәм яхшылары булсын иде дә, тормышыбызны ямьлерәк итсен иде.

Алсу Сәфиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: могҗиза

2
X