Чулпан Садыйкова-Әскәрова: «Чаллыга килгәнемә үкенмим»
Чулпан Садыйкова-Әскәрова – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының үзенчәлекле актрисаларының берсе. Тормышта да, иҗатта да ул күпкырлы, талантлы шәхес. Нәрсәгә тотынса, шуны яратып, җиренә җиткереп башкара.
Хезмәттәшләре аның турында «Чулпанның исеме җисеменә туры килә. Ул күктәге йолдыз кебек балкып, тирә-яктагыларга җылылык, яктылык, шәфкать тарата, күпкырлы таланты белән тамашачыларын сөендерә. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез», – диләр.
Казаннан – Чаллыга
Чулпанның шәһәрдә туып-үсеп, туган телебездә берсеннән-берсе матур образлар тудырып, яшь буында татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертергә тырышуы да күпләргә үрнәк һәм мактаулы гамәл.
Чулпан – башкалабыз Казан кызы. Каникулларны Балтач районы Карадуган авылында үткәрә. Биредә әбисе аны татарча сөйләшергә өйрәтә. Кечкенәдән театр мохитендә үсә ул. Әнисе Гөлфирә Союзара үзешчәннәр йортында театр бүлеген җитәкли, республиканың театр коллективлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Әнисенең сеңлесе Илсөяр Г. Камал театрында административ эштә. Менә шулар Чулпанны актерлык юлына этәрә дә. 15 яшьтә ул Казан театр училищесына юл тота. Ул елларда бу уку йортына студентларны ике елга бер генә кабул иткәннәр. Чулпанның чаялыгын һәм артист булу теләгенең зурлыгын күреп, кызны икенче курска кабул итәләр. Биредә ул остазлары Шамил Бариев һәм Ренат Әюпов ярдәме белән сәхнә, театр серләренә төшенә. 2 ел ярым эчендә артист һөнәрен үзләштерә дә курсташлары Алсу Хәбетдинова, Миләүшә Имамова, Илнар Илмәмәтов, Марат Касыймов белән бергә Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов чакыруы буенча яшьләр каласына килә. Бу 1993 ел була. Театрга эшкә килгәч, үзенә Казанлы дигән псевдоним ала.
«Чаллы татар театрындагы өлкән артистлар минем әти-әнием кебек булдылар. Аларның киңәшләрен тыңлап, мин тормышка өйрәндем. Сәхнәдәге уңышларымда да аларның роле зур. Без бергә укыган кызлар белән театрда үстек. Казан кызы булсам да, мин Чаллының киң проспектларын яратам. Бирегә килгәнемә үкенмим. Чаллыда мин яраткан эшемдә эшләп, кешеләргә шатлык өләшәм. Монда гаиләле дә булдым, тугры дуслар таптым», – ди Чулпан.
Бәхетле язмышлы актриса
Чулпан Садыйкова Ул кыю, дуамал, туры сүзле, җитез, ярдәмчел. Аның шушы сыйфатларын күз уңында тотып, режиссерлар башта аңа шундыйрак рольләр бирәләр. «Һинд кызы»ндагы Мәмдүдә, «Су кызы» әкиятендәге Патшабикә шундый образлар. Режиссер Ренат Әюпов Галиябану ролен биреп, Чулпаннан лирик героиня ясый. Ул тудырган образ ярата белә, нечкә күңелле, шәфкатьле. Галиябану-Чулпанны тамашачылар да ярата. Шуннан соң аңа лирик рольләр бирәләр. Ул тудырган «Кызлар нигә елый?» спектаклендәге Диләрә хатын-кызның эчке халәтен ачып бирә. Н. Гогольнең «Өйләнү»ендә – Агафья Тихоновна, К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ында – Фатыйма, Г. Камалның «Банкрот»ында – Гарифә, Р. Сабырның «Хәят»ендә Лиза – барысы да тамашачылар күңелендә урын алган рольләр. 2007 елда Туфан Миңнуллинның «Саташу» драмасында Гүзәл образын тудырган өчен ул Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнде. «Бу роль минем холкыма туры килә иде», – ди актриса әлеге роле турында. Рольләре аңа бер-бер артлы уңыш һәм дан китерде. Ул ТР Мәдәният министрлыгының, шәһәр хакимиятенең, театрның дәрәҗәле бүләкләренә лаек булды. Татарстанның атказанган артисты исемен алуга да иреште.
Яраткан роль
Артистларның үзләре яраткан рольләре була. Чулпанның яраткан роле – «Дядя Ваня»дагы Соня. «Элеккеге рольләремә таянып, сабыр, тыйнак, ярата белә торган Соняны тудырдым», – ди ул. Бу спектакльне театр тәнкыйтьчеләре карап, югары бәя бирде. Тәнкыйтьче Нияз Игъламов Чулпанның Сонясы турында «Мин мондый Соняны күргәнем юк иде әле. Афәрин!» – дигән иде.
Чулпан үзен режиссура өлкәсендә дә сынап карады. 2012 елның декабрендә аның тарафыннан куелган «Кызлар, ишек ачыгыз!» комедиясе Казанда «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивалендә катнашып югары бәя алды. Моннан тыш, ул спектакльләргә биюләр дә куя. «Мин сәхнәдә бию алымнарын куллануны, гомумән, биюне яратам. Хореографлар биюләр куеп киткәч, бик тиз отып ала идем. Тора-бара театрда бу эшне үземә ышанып тапшырдылар. Хореография спектакльне бизи, отышлы сәхнә алымы булып санала», – ди ул. Чулпан пластикага корылган рольләргә дә мөкиббән. Театр училищесында укыганда укытучы Борис Чирков дәресләрен аеруча яраткан. Театрда эшләгәндә дә бу кызыксыну сүрелми. Балалар өчен бик күп Яңа ел әкиятләрен Чулпан пластика, биюләр белән бизи.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган спектакльләрдәге «Капка» спектаклендәге – Катя, «Башыңа төшсә» спекталендәге Мәрьям ролен дә тамашачы җылы кабул итте. «Рольләрен тормышчан итеп уйный, шуңа күрә сәхнәгә чыгуын көтеп торабыз», – ди ТЭЦ хезмәткәре Гүзәл Фатыйхова.
«Кешеләргә бәйрәм бүләк итәбез»
Чулпан хезмәт хакы аз дип зарланып утырмый. Үзенең таланты белән гаилә бюджетын тулыландыруның төрле юлларын куллана. Ире – Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров белән эстрада артистлары концертларын алып барды. Дусты – Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова белән алып барган юбилей, туй мәҗлесләрен дә халык ярата. «Кешеләрнең бәйрәмнәрен уен-көлке, нәфис сүз белән бизәп, аларны шатландыру да зур бәхет. Без кешеләргә бәйрәм бүләк итәбез», – ди язмам герое.
Уңган хатын, яраткан әни һәм әби, тугры дус
Чулпан балаларны бик ярата. Актриса булмаса, мөгаен, тәрбияче яисә укытучы булыр иде. Ул 2018 елдан бирле Энҗе дусты белән 2нче гимназиядә «Тылсым» театр студиясендә балаларны артист булу серләренә төшендерә. Балалары төрле бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулап, остазларын сөендерәләр.
Чулпан шәхси яктан да бәхетле. Талантлы артист, гаиләсе, улы өчен җан атып яшәүче Илфат Әскәров белән гаилә корып яшәүләренә дә шактый вакыт узды. Чулпан – ир хакын хаклый торган уңган хуҗабикә, яраткан әни һәм яраткан әби. Чулпанның әби икәненә ышанып та булмый. «Бар хатын-кызларга да әби шатлыгын күрергә насыйп булсын. Оныклар, чыннан да, балдан да татлылар икән. Оныкларым Алинә белән Алисәне бик яратам. Кызым Ләйлә – капитан хатыны. Мәскәү янында яшиләр. Әле күптән түгел яннарында булып кайттым», – дип үзенең тагын бер шатлыгы белән уртаклашты ул.
«Яныңда үзеңне яраткан, хөрмәт иткән кешең булу, тулы гаилә белән яшәү кешене эчтән дә, тыштан да үзгәртә. Ирем Илфат өчен гаилә беренче чиратта. Ул безнең терәгебез, өй эшләрендә дә, иҗатта да миңа һәрвакыт булыша», – ди Чулпан.
Уллары Аяз тырышып укый, тәртипле. Тэквандо, йөзү, хореография белән шөгыльләнде, шигырьләр сөйләргә ярата. Нәфис сүз, «Татар малае» бәйгеләрендә җиңү арты җиңү яулады.
Чулпанның тагын бер асыл сыйфатын әйтми мөмкин түгел. Ул чын дуслыкның кадерен белә, авыр вакытта үзен җылы сүз белән юаткан кешеләр аның өчен туганы кебек кадерле. Ул артистларны рухи яктан туганнар дип саный. Шөкер, аны аңлый һәм кирәк вакытта ярдәм кулы сузардай җан дуслары һәрвакыт янында.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев