Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабиров белән күңелсез хәл булган

Бу хакта артистның хатыны хәбәр итә.

Юморист Данир Сабиров һәм аның төркеме өчен күңелсез хәл булган. Саба районы Лесхоз авылында беренче концерт алдыннан тавыш аппаратурасы янып чыккан. Бу хакта артистның хатыны «ә бу 500 мең сум чыгым дигән сүз» дип хәбәр итә.

«Сәбәбен әле дә ачыклый алмадык. Пульт, монитор, усилитель, колонкалар бер секундта юк булды. Генеральный репетиция эшләргә иде планнар, әмма бөтен группам белән уйга баттык. Тавыш операторым Алмаз «отменяй концерт» ди. Клуб җитәкчесе Гөлназ «алай итмәгез инде, билетлар сатылып беткән, әйдәгез безнең аппарат белән эшләгез», ди. Нәтиҗәдә «местный» аппарат белән ерып чыктык беренче тамашабызны», – дип яза артист. 

Данир Сабировны авыл халкы яратып кабул иткән, алкышлар белән озак кына җибәрми тора. Комментарийларда да аны профессиональ булуы, авыл аппаратурасы белән концертын куеп чыгуын билгеләп үткәннәр, «сез булдырасыз», «сез молодец» дип тә үсендергәннәр. «3 сәгатькә якын тамаша 3 айлык хезмәтебезне үзенә сыйдырды. Дөнья мәшәкатьләре бетмәс, ял итә белик. Шушы аз гына вакытка булса да сезне юмор дөньясына алып китеп, бераз күңелегезне күрә алсам, мин бәхетле! Ә кем ул мин? Дөрес, җырчы түгел, юморист», – дип тә язган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев