Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабировка хатыны операция бүләк иткән

«Нинди операция икәнлеген соңрак әйтербез», – ди артист.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның гаилә коруына 15 ел тулган. Бүген алар бәллүр туйларын билгеләп үтә.

Ул шул хөрмәттән гаиләсен Мальдив утрауларына ялга алып барды. 

Ә хатыны Миләүшә аңа үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Бүгенге көндә Сабировлар  шул бүләкне өчен Төркиядә. 
«Операция ясатам, яңа концерт сезонында тагын да матуррак булачакмын. Барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачым», – дип хәбәр итте Данир  социаль челтәрендәге битендә. 

Хатыны аны операциягә Истанбулга алып килгән. Моңа кадәр колагына операция ясаткан Данир, бу юлы кайсы органын  үзгәртергә җыенуын әйтми. «Нинди операция икәнлеген соңрак әйтербез», – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Данир Сабиров Руслан КИРАМУТДИНОВ