Этнең ни уйлаганын белеп булмый бит
Бервакыт күршебездә берөзлексез өрүче көчек барлыкка килде. Панель йортта һәр аваз ачык ишетелеп торганлыктан, без шул эт тавышына йоклап китә алмый газапландык, ул өргән тавышка уяндык. Тоташ чәңгелдәп ачуны китерсә дә, исеме бик матур үзенең – Мәрҗән. Күршедәге яшь хатын аны култык астына гына кыстырып, урамга алып чыга, шулай күтәреп, иркәләп кенә алып керә иде.
Күпмедер вакыттан көчек тавышы ишетелми башлады. Югалган икән. Моны подъезд ишегенә ябыштырылган белдерүдән белдек. Көчекне табучыга 50 мең сум вәгъдә иткәннәр иде. Этнең югалуына иң сөенгән кеше – шул ук фатирда яшәүче Гөлнур апа булды. Биш вакыт намазын калдырмаучы күршем килененең эт сатып алуына башта ук катгый каршы торган икән.
Мәрҗәнне 50 мең сумга да, хәтта соңрак вәгъдә ителгән 100 мең сумга да китереп бирмәделәр. Без дә тынычлап йоклый башладык. Алайса ирем кич җитүгә колакчын киеп куя иде.
Мин этләрнең зурларыннан гына түгел, хуҗалары: «Тими ул», – дип такылдап торсалар да, уч төбе кадәрлеләреннән дә куркам. Чөнки кечкенә чагымда туганнарның эте ботымны тешләгән иде. Авыртуына чыдарлык булмады. Никадәр гомер үтсә дә, эзе һаман саклана.
Әле беркөнне төзелеп ятучы йорт яныннан узганда бозау хәтле эт әздән генә өзгәләп ташламады. Каравылчы ирнеке булган икән. Ул, еларга җитешкәнемне күрсә дә, мине сүгәргә тотынды. Имеш, юлны кыскартам дип мин моннан йөрергә тиеш түгел. «Этегезне көндез бәйдә тотыгыз!» – мин әйтәм. «Монда күселәр дә күп, әллә аларны да бәйгә утыртыргамы?» – дип тел озайтты каравылчы. Сүзләшеп тормадым инде.
Лия Хакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев