Әфган татарлары тел өйрәнә
Чаллыга Әфганстаннан милләттәшләребез килде. Татарстаннан бик еракта яшәүче, Чынгызхан заманнарыннан ук күчеп төпләнгән татарларның хәзерге буын вәкилләре белән күрешеп сөйләшү миндә күп тәэсирләр уятты.
Бактың исә, Әфганстанда татарлар саны бер миллионга җитә. Кайбер чыганакларга ышансаң, хәтта ике миллионнан артык. Әйтергә кирәк, элек анда бала тугач, таныклыкка милләтен татар дип күрсәтү булмаган. Чөнки ул Конституция буенча аерым милләт булып теркәлмәгән. Хәзер әфган татарлары үз электрон паспортларына милләтләрен татар дип терки ала. Шуннан чыгып, иде 700дән артык татар барлыгы билгеле. Алар Әфганстанда 34 провинциянең (районның) 15ендә яши. Иң күп тупланышы Саманган провинциясендә.
Чаллы кунаклары да әлеге җирлектән булып чыкты. Алар үз районнарын Татарстан дип атый. 28 яшьлек Корбан Назар Назари Татар һәм 24 яшьлек Таҗетдин Сәкиб Татар (егетләр фамилияләренә үзләре “Татар” сүзен өстәгән) Чаллыга килер алдыннан Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитет җитәкчесе Дәнис Шакиров белән очрашкан. Габдулла Тукай музеенда булганнар. Казан аларга бик ошаган. Чаллыда һәм Түбән Камада милләттәшләребез белән очрашкач, алар Уфага юл тотачак.
Егетләр, Россиянең Әфганстан гражданнарына тәкъдим иткән квотасы буенча, Әстерхан Дәүләт техник университетында белем алалар.
- Егетләр, сез инде Татарстан буенча сәяхәт итәсез. Нинди үзенчәлекләр табып, охшашлыклар күреп өлгердегез?
Корбан Назар Назари Татар:
- Казанда Габдулла Тукай музеенда булдык. Татар телен ныклап өйрәнү этабында гына әле без. Шуңа музейда мәгълүматларны гарәпчә язмалардан укып алдык. Шунысы бик үзенчәлекле, куанычлы булды. Тәрҗемәләрнең безнең тормышта роле бик зур. 7-8 телне беләбез, шулай да аларны һәрдаим камилләштерү өстендә эшлибез. Ул фарсы, инглиз, гарәп, пушту, бераз үзбәк, төрек, татар һәм рус телләре. Төрки телләр охшаш. Шуңа татар телен өйрәнү авыр түгел. Иң авыры - рус теле.
Таҗетдин Сәкиб Татар: "Көнкүрештә аермалыклар бар, әлбәттә. Мәсәлән, бездән аермалы буларак, гаиләләрдә 2-3 бала гына. Бездә һәр гаиләдә кимендә 5-6 бала. Мисал өчен, мин 10 баланың иң зурысы. Россиядә укыганда Әфганстанда тагын ике энем туды. Минем аларны әле күргәнем юк. Чөнки без укырга килгәч, коронавирус аркасында чикләрне яптылар. Шуннан бирле кайтканыбыз юк. Корбанның гаиләсендә 6 бала. Ул икенчесе. Охшашлыклардан: динебез уртак. Шулай ук сөннәт гамәлләрне үтибез".
- Татар телен ничек өйрәнәсез?
Корбан Назар Назари Татар:
- Атна саен 2 сәгатьлек онлайн дәресләр тыңлыйбыз. Аларны, методик китаплар буенча, КФУның телләр белгече Рамил Таһир улы Йөзмөхәммәтов алып бара. Биремнәр чишеп, практик күнегүләр ярдәмендә телнең асылына төшенәбез. Татарлар белән аралашып, очрашулардан да бик күп мәгълүмат җыябыз. Мәдәният, көнкүреш, сөйләм, үз-үзләрен тотышлары белән танышабыз.
- Әфганстанда татар телен үстерү һәм милләттәшләребез үз телендә сөйләшсен өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икән?
Таҗетдин Сәкиб Татар:
- Әлбәттә, татар телен һәм мәдәниятен үстерер өчен бик күп эшләр башкарасы бар. Мәктәпләр ачу, кадрлар әзерләү, фәнни багланышлар булдыру, дини һәм рухи байлыклар белән уртаклашу, сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм башкалар. Бу мөмкин, чөнки бездәге татарлар да Россия татарлары да моңа уңай карый. Татарстанда узган очрашуларда безне бик яхшы каршы алалар. Һәркайсы татар телен кайгырта. Бездә “Әфганстан татарлары мәдәни фонды” дигән оешма бар. Алар белән даими элемтәдә торабыз. Фотолар, видеолар алышабыз.
Татарлар Әфган җиренә килеп урнашканнан соң җир эшкәрткән, мал-туар асраган, сәүдә иткән, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Хәзерге көндә аларның үз сәяси партияләре дә бар. Парламентка тәкъдим ителгәннәр. Шулай ук Әфганстан татарлары, татар студентлары оешмалары, хатын-кызлар һәм яшьләр ассоциацияләре эшли.
Әфган татарларына ярдәм йөзеннән Бөтендөнья Татар конгрессы сөйләшүләр алып бара. Хәл итәсе мәсьәләләр шактый. Моны күздә тотып, ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы (Милли Шура) җитәкчесе Васил Шәйхразиев ике арада элемтәләрне ныгытырга тәкъдим итте.
Яшь булуларына карамастан, егетләр Әфган татарларының язмышына, татар милләтенә битараф түгел. Россиядә очрашкан татарларны бергә җыйган төркем дә ачтылар. Ул көн дә тулыланып тора.
Айзирә Имамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев