Габидулла Хөрмәтуллин автостоянкасын сата
Җырчы ачыклык керте.
Бушлай белдерүләр сайтында «Хөрмәт» автостоянкасын сату турында игълан чыккан иде. Сүз «Яшьлек» проспектындагы машина кую урыны турында бара.
1 гектар җирнең бәясе 200 млн сум. Аны милек хуаҗсыннан турыдан-туры сатып алып була.
Автостоняка хуҗасы – Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин. Аңардан ни өчен машина кую урынын сатуы турында кызыксындым.
– Стоянка эшли. Мин аның бер өлешен генә сатмакчы булам. Чөнки 2 гектар мәйдандагы машина кую урынын тәртиптә тоту кыенлаша башлады. Кыш көне кар көрәргә кирәк. Шуңа күрә «Хөрмәт»нең бер өлешен сатып, шунда берәр объект төзергә планлаштырам, – диде яраткан җырчыбыз.
Бер уңайдан хәлләре турында да сораштым.
Габидулла абый Чаллыда төзелгән яңа тернәкләнедрү үзәгендә сәламәтлеген ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев