Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Габидулла Хөрмәтуллин: «Кызым гел кайгыртып тора»

Аның бәгырь җимеше – газетабызның «Алма агачыннан ерак төшми» рубрикасының кунагы.

Кызы турында сөйләгәндә Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллинның йөзе генә түгел, күзләре дә елмая. Аның бәгырь җимеше – газетабызның «Алма агачыннан ерак төшми» рубрикасының кунагы.

«Кызым Дианага 33 яшь. Ул Чаллының 26нчы мәктәбен тәмамлап, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) белем алды. Бер ел Норвегиядә нефть-газ факультетында укыды. Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшләде. Хәзер бер зур компаниядә хезмәт итә.
Кызым белән горурланабыз. Күптән түгел ул  Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры җитәкчелегендәге делегация составында Көньяк Кореяга барган иде, аннары Төньяк Кореяда булдылар. 
Ул безне бик хөрмәт итә. Кунакка барган саен, төрле мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренә йөртә. Зур театрга алып барды. Миңа сыйфатлы дарулар, сәламәтлекне ныгытыр өчен күп әйберләр алып кайта. Безне гел кайгыртып тора. Көн саен диярлек шалтыратып хәлемне белешә. «Даруыңны эчтеңме, уколыңны кададыңмы?» –  дип сорый. 
Безне чит илләргә ялга да йөртә ул. Быел Туниста булдык. Август аенда отпускага кайтты. Казанга барып, истәлекле урыннарны карадык. Диана театрларга алдан билетлар алып куйган иде. Кыскасы, кызым безне рәхәтләндереп ял иттерде. Теләгем шул – кызымны хөрмәт итеп яшәрлек тиң яр табылсын, кызым бәхетле булсын иде», – ди Габидулла абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артистлар габидулла Хурматуллин