Гайфулла Авзалов: «Ботинка саткан өчен штраф салдылар»
Җырчы белән «Пятачок» алдыннан әңгәмә кордык
Бу юлы «Күрше» фестивале кысаларында үткәрелгән «Шәһри Чаллы»дан Кышкы Пятачок»ка Казаннан автор-башкаручы Гайфулла Авзаловны чакырдык. Социаль челтәрләребезгә язылучылар да аның «Килмә-килмә», «Әллә син, әллә мин», «Бармы соң ул сөю?», «Ландышлар» кебек хитларын заманында бик яратып тыңлауларын белдерде. Бәйрәм башланганчы башкала кунагы һәм аның тормыш иптәше белән сөйләшеп алдык – алар бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты.
– Чаллыга күптән килгәнегез юк идеме?
– 15-20 еллап Чаллыда чыгыш ясаган юк иде, 2025 ел азагында Барс Медиа оештырган солянкага килдем, бүген менә тагын «Пятачок»та. Тормыш иптәшем Бриллиантның туган авылы Тукай районындагы Күзкәйгә исә еш кайтып йөрибез.
– Ә үзегез кайсы яктан?
– Свердловск өлкәсе Түбән Серги районы, Үрмәкәй авылыннан. Анда берничә татар авылы берләшеп яши. Ә әйләнә-тирәдә рус мохите. Хәтерлим, 5нче класстан 8гә кадәр интернатта укыдым, 15-20 авыл малае, бер-беребез белән татарча сөйләшсәк, тәртибебезгә «икеле» куялар иде.

– 90 елларда Сез татар эстрадасына яңа юнәлеш алып килдегез. Татарстанга килүегез нәрсә белән бәйле?
– Үзебездә нинди җыр бәйгеләре бар, бөтенесендә катнашып, бөтенесендә җиңеп чыктым. Рус бәйгеләрендә дә татарча җырлап, лауреат исемен яулаган булды. Минем 3 яшьтән үк Казанга килеп җырчы булу максатым бар иде. Әлфия Авзалова булган кебек, татарның Гайфулла Авзаловы да булырга тиеш дип уйлый идем. Балалар бакчасыннан бирле җырладым. Хәтерлим, беренче җырым – «Һаваларда оча ике аккош» булды (Әхсән Баян сүзләре, Бәхти Гайсин көе). Җыр дәресендә укытучым миңа бишлене ике шакмак кадәр зур итеп куя иде. Тик Россиядәге кечкенә бер авыл егетенә Казанны ничек яуларга? Якындагы Михайловск дигән шәһәрдә дә музыка мәктәбе юк иде хәтта. Армиягә барып кайттым. 1991 елда мин «Татар җыры» конкурсында катнашырга тәвәкәлләдем, Казанга килдем. 700 кеше чыгыш ясады анда. «Килмә, килмә, йөремә» җыры белән беренче урынга чыктым. Зәйнәб Фәрхетдинова, Идрис Газиев та җиңү яулады.
– Бу җырның язылу тарихы ничек?
– «Азат хатын» журналында Клара Булатованың шигырен күрдем дә дустым Сәйдәш Чәчәнбаев белән җыр яздык, үзем кушымасын өстәдем. Казанга килгәндә минем 20ләп җырым бар иде инде.

– Тормыш иптәшегез белән дә шул конкурста танышкансыз икән?
– Әйе. Ул чара 5 көн дәвам итте.
Бриллиант ханым (Гайфулла Авзаловның тормыш иптәше):
– Минем әнием Марсельеза легендар җырчыбыз Рафаэль Ильясовның хатыны Светлана белән бертуган. Гайшә әбием аларга бала карарга бараганда, кечкенә булгач (Рафаэль абыйның улы белән без бер елгы), мине үзе белән ала иде, шуңа ул туганнарым белән бергә үстем дисәң дә була. Рафаэль абый «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшләде, күп кенә артистлар, композиторлар, музыкантлар аларга кунакка килә иде, мин дә алар белән аралашып үстем. «Татар җыры»нда Рафаэль абый жюрида иде һәм җырлады, аңа бирергә дип чәчәк әзерләп куйган идем. Ә ул букетны алданрак чыгыш ясаган Гайфуллага бирергә булдым, шулай танышып киттек. Аннары хатлар алыштык. Гайфулла яңадан Казанга килгәч, өйләнештек, никах үткәрдек, улларыбыз Аяз, Айназ туды.

– Гайфулла, Сез музыкаль белем алмадым дип борчылган идегез.
– Армиядән соң Екатеринбург музыка училищесын тәмамладым. Белгечлегем буенча мин эстрада тынлы оркестр дирижеры.
– Конкурстан соң иҗатыгызда нинди үзгәрешләр булды?
– «Татар җыры»ннан соң бер ел үттеме икән, мең кешелек «Уникс» мәдәни-үзәгендә сольный концертымны куйдым. Сәхнәгә утлар китерттем, аппаратура куйдырдым, моңарчы артистларның подтанцовкалары юк иде – бию төркемен таптым, аларга җырларымны алдан биреп хореографик номер әзерләттем, ягъни рус эстрадасына хас үзенчәлекләрне керттем. Ул чор өчен концертым зур яңалык булды – бөтен залны биеттек, яшьләр өчен дискотека узды. 91нче ел бит ул! Татарларның күтәрелеп килгән вакыты. Екатеринбургта эшләгәндә һәр мәдәният йортында, шул исәптән бездә дә татар ансамбле бар иде, шуның белән яшьләр өчен ял кичәләре үткәрә идек. Шушы тәҗрибәм зур концертымны татар дискотекасы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Бу шундый форматтагы беренче чара иде. Аннары «Уникс»та 3 мәртәбә шундый концерт куйдык.
– Шул вакытта, имеш, Сезне «ТР атказанган артисты» исеменә тәкъдим иткәннәр, ә Сез аның урынына фатир сорагансыз. Дөрес микән бу?
– Әйе, Казаннан өч бүлмәле фатир бирделәр.
– Популярлыкны сизгәнсездер?
– Ул елларда илдә дә зур үзгәрешләр башланды: Советлар Союзы таралды, һәр өлкәдә нәрсәдер юкка чыкты, нәрсәдер яңача эшли башлады, эстрадада да күп нәрсә алышынды. Бу үзеңне күрсәтеп калу өчен менә дигән мөмкинлек иде. Ганс Сәйфуллин белән Марсель Иванов бөтен популяр артистларны туплап җыен оештырды, стадионнар җыйдык. 10 мең кеше сыйдырышлы концертка билет калмый иде. Татарстанның бөтен шәһәрләрен, район-авылларын урап чыктык. Башта концерт куябыз, аннары тагын бер сәгать – дискотека. Аннары инде урамда да таный башладылар, автографлар сорадылар.
Бриллиант ханым:
– Берәр җиргә барсак, аерым йөри идек – Гайфулла алга китә, мин арттарак калам. Аны таныйлар да, туктаталар, аннары мине күзәтә башлыйлар. «Шушы микәнни хатыны, бигрәк яшь», – диләр. Ә мин ул вакытта буйга да кечкенә, ябык, мәктәп баласы кебек. Күбесе туктатмый да, тик сизәбез инде – чыш-пыш киләләр бит (елмая). Хәзер дә шулай.
– Көнләшми идегезме?
– Мин үземне акыллы хатын дип саныйм. Ул гел кызлар янында, кызлар аның янында булды, гастрольләргә чыгып китә, концертлардан өелеп-өелеп чәчәк белән кайта иде – яратканнар инде. Тик фанатлар аркасында безнең арада тавыш чыкканын хәтерләмим. Мин көнләшсәм, бергә яши алмаган булыр идек.

– Гайфулла, шундый популяр вакытта ни өчен эстрададан киттегез?
– Җырларымны күбрәк яшьләр яратты, ә концертка йөрергә аларның акчалары юк. Миңа исә тормыш көтәргә кирәк, бизнеска киттем.
– Иҗатны бизнеска алыштыру авыр булмадымы?
– Мин бит кечкенәдән эшмәкәр. Авылыбыз белән шомырт, җиләк, имән кайрысы җыеп, себерке сабы ясап, шәһәрдә узыша-узыша сата идек. Үземне белгәннән бирле фарцовщик идем (елмая). Ташкенттан, Ленинградтан дефицит әйберләр ташыдык. Хәтерлим, Мәскәүдә берничә фирменный, ягъни чит илдә җитештерелгән товарлар сатучы кибет бар иде. Барып чиратка басасың, нәрсә сатканнарын белмисең. Нәрсә чыгаралар – шуны аласың: шампуньмы ул, духимы, аяк киемеме. Екатеринбургтагы бөтен Советлар Союзына танылган базарга (анда энәдән алып машинага чаклы табып була) алып кайтып сатасың.
– Куркыныч булгандыр?
– Әйе. Бервакыт Югославия кибетеннән ботинка сатып алдым да ГУМда бер малайга саттым. Биш минуттан мине ике кеше килеп тотмасынмы! Ботинкаларымны алып калдылар, суд аша спекуляция өчен штраф салдылар.
– Нинди өлкәләрдә эшләдегез?
– Инвестиция өлкәсендә дә, челтәрле бизнеста да, төрлесендә. Кыскасы, кайда акча эшләү мөмкинлеге бар – мин аны ычкындырмыйм. Шахмат уйнарга, математиканы яратам, миндә логик фикерләү көчле, авантюризм да бар. Шул ук вакытта җырлар язудан, иҗаттан да туктамадым – туган көннәр, банкетлар алып бардым. Туйларда мин тамада, иптәшем – фото, видеограф, олы улыбыз Аяз – ди-джей булып эшләгән вакытлар да булды.
– Эстрадада Сезнең «икенче сулыш» ачылган кебек. Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?
– Балалар үсте, тормышым тупланды, хәзер вакыт җитәрлек, аны иҗатка багышларга мөмкинлегем бар.
– Хәзерге иҗатыгызның үзенчәлеге нәрсәдә?
– Хәзерге көндә бик күп җырчылар миннән җыр сорый. Чөнки мин яңача форматта эшлим, алар тиз ритмлы, яшьләр ярата торган. Аранжировканы ясалма интеллект ярдәмендә эшкәртәм. Нинди тональность, уен кораллары, тизлек, ритм һ.б. кирәк – бар шартларын кертәм дә ясап бирә.
– «Пятачок»тан нинди тәэсирләр белән китәсез?
– Бик ошады! Көне салкын булса да, атмосферасы бик җылы, биергә яраталар икән, шуңа күрә Аллаһ теләсә, җәй көне тагын бер килербез әле, яңа җырларымны да алып килермен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев