Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлназ Закирова: "Әтинең җырлары урлана"

Композитор, җырчы Гөлназ Закирова үз борчуын белдерде.

- Бу постны язар алдыннан озак уйладым, чөнки татар эстрадасындагы конфликтлар, гайбәтләрдән читтә торырга тырышам. Сүз минем әтием Илгиз Закиров иҗат иткән җыр көйләре турында барачак. Соңгы арада еш кына аның музыкасын башка авторлар актив куллана башлады. Я тулаем куплет, я тулаем кушымта «урлана». Бөтен җырлар турында язмыйм, 1-2 тапкыр җырланып онытылган, үзләре өчен генә иҗат ителгән җырлар күздә тотылмый. Сүз танылып, халык күңелләренә кергәннәре турында бара... Алар турында инде, ишетмәдем, күрмәдем, дип әйтеп булмый бит! Видеоларда 3 мисал, болары мин ишеткәннәре генә... Җырчыларын hәм авторларны хөрмәт иткәнгә күрә, исемнәрен язып тормыйм.

Әйе, музыкаль мөмкинлекләр дә чикле, җырчылар да көн саен яңа хитлар белән халыкның игътибарын җәлеп итеп торырга мәҗбүр. Ләкин, гармониясе охшаган икән, мелодияне, ритмны үзгәрт, ә иң яхшысы – фантазияңне киңәйт, чөнки музыканың мөмкинлекләре бик зур! 

Җырчылар да репертуар сайлаганда игътибарлырак булсын иде! Сез бит профессионаллар, авторларга киңәшегезне бирегез. Шигърият дөньясында да андый проблемалар бар, беләм. Сөендерми бит... Үзем автор буларак, бу сүзләр минем үземә дә кисәтү булсын! - дип яза җырчы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы