Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлсинә Сабыр: “Чаллыда канат ныгыттым”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, автор-башкаручы, бик күп еллар Чаллыда яшәп иҗат иткән Гөлсинә Сабыр бер көнне редакциябезгә кунакка килде. Моннан 15 ел элек башкалага күчеп киткән иде ул. Үзе данлыклы Саба районы кызы. Чаллыда канат ныгыткан сандугачыбыз бүгенге көндә ничек яши, иҗат итә? Әйдәгез аның үзе белән корган әңгәмәдән белик.

– Гөлсинә апа, Сездә Чаллы белән бәйле нинди хатирәләр яши?
Чаллы минем яшьлегем! Минем иң бәхетле яшьлек хәтирәләрем Чаллы белән бәйле. Бу калага “Ләйсән” ансамблен эзләп килгән идем. Аларның дүрт тавышка җырланган җырларын стена радиосы аша ишеткәч : “Эх, мин дә бу ансамбльдә җырлар идем,” диюемә, әнием: “Бар соң, кызым, хыялыңны эзләп тап!” – дип Чаллыга озатып калды. Һәм шушы гүзәл ансамбльдә минем беренче адымнарым, иҗат юлым башланып китте. Чаллыда мин әни булдым. Монда, хәзер без барыбызда танып белгән, күренекле сәнгать әһелләре белән канат ныгыттым. “Энергетик” мәдәният сараенда күп еллар хезмәт итүем белән дә бик горурланам. Шәфәгать Салихов (авыр туфрагы җиңел булсын) белән Илгиз Закиров гармунда уйный, без Азат Тимершәех белән җырлыйбыз. Шулай кич “пятачоклар”да да шәһәрне җанландыра идек, гармун моңы, җыр-бию еракларга ишетелеп тора торган иде.
Ничек көй яза башладыгыз?
Кызым тугач, миндә яңа рухи көч уянды. Җанымда булган сагыш тулы шатлыгымны кушып, балама бишек җыры көйлим: “Әәәәллиии-бәәәллии...”. Шулчак аңлатып булмаслык илаһи моң җыр булып дөньяга туды. Моңа кадәр шигырьләр яза идем инде. Менә шулай җиһанга кеше тудырып, иң беренче җырыма да аваз салынды. Бүгенге көндә минем җырларны Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев башкара. Саба радиосының “Дулкын” гимны да минем иҗат җимешем. Аны “Казан егетләре” башкара.
– Казан сезне ничек каршы алды?
– Чаллыда алган тәҗрибә, ныгыган иҗатым миңа башкалада югалып калырга ирек бирмәде. Үзешчән сәнгатькә зур өлеш керткәнем өчен күкрәгемдә 3 медалем бар иде. Риф Гатауллин мине Халык иҗат йортына белгеч буларак эшкә алды. Чаллыда үткәрелә торган барлау конкурсларыннан танып белә ул мине. Шул ук вакытта Хәмдүнә Тимергалиева төркемендә дә эшләдем. Татарстан, хәтта Россия буенча гастрольләргә үзе белән алып йөрде ул мине, Хәмдүнәкәй, урыны җәннәттә булсын. Мин анда концерт алып баручы һәм автор-башкаручы булып үз җырларымны башкара идем. Тормыш шулай борма-борма юллардан тора. Быел миңа 66 яшь. Инде 6 ел дин гыйлемен үзләштерәм. Бүгенге көндә Мөхәммәдия мәдрәсәсндә белем алам. Дин, Ислам, Аллаһ, пәйгамбәр, намаз, җен, шайтан  боларның асылына төшенеп, калганнарга да белемемне тапшыра алсам иде, Я Раббым. Быел икенче курсны тәмамлыйм. Соңгы вакытта мөнәҗәтләр яза башлдаым. Шул ук вакытта Сабага туган ягыма кайтып, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәм. Туган якның җылысын, халкыннан тану – танылу, хөрмәт тоеп яшим. Ел да радиога чакырып торалар, җырларым яңгырап тора. Мин үземне бик тә бәхетле кеше дип исәплим, Аллаһыма мең шөкер.                         

Китте дә онытты диеп,
Уйламагыз сез.
Сезнен белэн Олы юлдан,
Озак бардык без.

Сез бит минем иң кадерле,
Яшьлек хәтирәм.
Сезгә булган мәхәббәтне,
Бер җырлап бирәм.

Бәхетле көннәр дә булды,
Булды авыр чак.
Шатлыклардан сөендем дә,
Еладым кайчак.

Рәхмәт әйтәм чын йәрәктән,
Дуслар,туганнар,
Тормыш юлларымда мине,
Озата барганнар.

Ак шәһәрем Чаллым минем,
Юлым ак жәймә.
Очып кайтам жырларымда,
Тынла әле, әйдә!

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә