Илгизәр Мортазин: «Руслан Кираметдинов 9 яшеннән җырларымны җырлый»
Җырчы-композитор иҗаты һәм мавыгулары турында сөйләде.
Татарстанның атказанган артисты, җырчы-композитор Илгизәр Мортазин Чаллыда үткән барлык чараларны үзенең матур җырлары белән бизи. Тамашачыларга ул «Дөньялар бит түгәрәк», «Туган як», «Бәхетләрне ерактан эзләмә», «Моңлы язмыш», «Хыянәт», «Синең өчен», «Йөрәгем түрендә» һәм башка җырлары аша яхшы таныш. Илгизәр җырларны мәгънәле шигырьләргә генә иҗат итә. Шуңа күрә аларны татар халкының күренекле җырчылары бик теләп үз репертуарына ала. Бүгенге көндә сәхнә остасы «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә эшли. Төрле бәйрәмнәрдә шәһәрдәшләргә үзенең матур җырларын бүләк итә. Күптән түгел ул «Кышкы Пятачок»та чыгыш ясап, тамашачыларның хөрмәтенә, алкышларына лаек булды. Илгизәр үзе турында сөйләргә яратмаса да, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
– Халкыбызга талантлы егетне кайсы як бүләк иткән икән?
– Мин тумышым белән Спас районының Болгар каласыннан. Әмма балачагым, яшьлегем бу якларда узды. 1983 елда әти-әнием Тукай районының Бәтке авылына күченеп килде. Мин шунда гомуми белем һәм музыка мәктәбенең баян сыйныфында укыдым. Бу эшне кечкенәдән яраттым һәм укуымны Алабуга мәдәният-агарту көллиятендә дәвам иттем. Шуннан бирле профессиональ сәхнәдә: уйныйм, җырлыйм, көйләр иҗат итәм. Җырларымның күпчелеге Чаллыда яшәүче шагыйрь Галиәхмәт Шаһи шигырьләренә язылган.
– Син Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов төркемендә дә уңышлы гына эшләгән идең. Яшь килеш ничек эләктең анда?
– Әйе, 3 ел рәсми төстә, аннары берничә ел болай гына «Салават» җыр театрында эшләдем. Татарлар яшәгән бик күп җирләрдә гастрольләрдә булдык. Чыгышларыбызны халык бик яратты. Бу төркемгә мине «Аллар идең, гөлләр идең» җырым китерде. Салават абый аны бик яратып башкарды. Башка җырларымны да үз итте.
– Җырларыңны тагын кайсы артистлар башкара?
– Рөстәм Закиров, Азат Тимершәех, Илсаф, Алмаз Ишморатов, Вадим Захаров, Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Равил Галиев, Нияз Хәмәтшин һ.б. Руслан Кираметдинов бөтен җырларымны да җырлап бетерде инде. Үзе әйтүенчә, ул инде 9 яшеннән үк минем иҗатны ярата.
– Шәһәрнең 400 еллыгына җыр иҗат итәргә уйламыйсыңмы?
– Мин Чаллы турында былтыр «Безнең Чаллы» дигән җыр яздым. Сүзләре Галиәхмәт Шаһиныкы. Дөресрәге, бу җыр Чаллының легендар кызы Гөлзада Рзаева ярдәме белән барлыкка килде. Аның идеясе һәм сүзләре буенча язылды.
– Илгизәр, «Кышкы Пятачок» синдә нинди тәэсирләр калдырды?
– Бик матур чара. Көн салкын булуга да карамастан, халык күп килгән иде. Безне бик җылы каршы алдылар. Пятачокны оештыручы кызлар-егетләргә, анда килеп күңел ачкан шәһәрдәшләргә рәхмәт.
– Фирзәр Мортазин туганыгыз түгелме?
– Юк. Безнең фамилияләр генә бер төсле. Бер елны «Салават» җыр театрында дүрт Мортазин эшләдек: Фирзәр, Илсур, Наил һәм Илгизәр. Кызык чаклар бар иде.
– Шәхси тормышың белән дә таныштырып үт әле.
– Хатыным белән бер кыз үстердек. Хәзер ул үз тормышы белән яши, гаиләле. Аллаһка шөкер, бар да яхшы.
– Син салкын суда коену белән мавыга идең...
– Әле дә яратам. Дөрес, хәзер бәкегә сирәгрәк йөрим. Ләкин салкын сусыз яшәмим. Мунча кергәндә коенам, карга чумам. Һәр көнне душтан соң өстемә салкын су коям. Бу – минем «чир». Ул миңа рәхәтлек бирә һәм илһамландыра. Мин йолдызнамә буенча балык бит. Шуңа күрә суны бик яратам. Кыш көне бассейнга йөрим. Җәй көне Чулманда коенам. Мөмкинлек булганда чит илләргә барып, диңгездә йөзәм.
– Илгизәр, иҗатың һәм әңгәмә өчен рәхмәт. Синнән яңа җырлар көтәбез.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев