Ильмира Нәгыймова гаиләсендә сөенечле яңалык бар
Бу хакта аның сеңелесе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Җырчы Ильмира Нәгыймованың гаиләсендә шатлыклы вакыйга көтелә. Аның бердәнбер туганы, сеңлесе Гөлназ әни булачак.
Бу хакта Гөлназ үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Йөклк килеш төшкән фотосын да урнаштырды.
Ильмира Гөлназ белән дустанә мөнәсәбәтләрдә. Гастрольләргә киткәндә сөңелесе аның балаларын карап тора. Ильмира аны:
«Минем балаларымның икенче әнисе», – дип йөртә. Камил белән Ясминә дә апаларын ярата.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Фото Гөлназ Нәгыймованың социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев