Ильмира Нәгыймова: «Шәхси тормышымны күрсәтерменме? Юкмы?»
Җырчы бу сорауларга җавап бирде.
Татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова тамашачыларын һәм язылучыларын үзенең иҗаты һәм шәхси тормышы белән даими таныштырып бара.
Ул яңа җырлары чыкса да, шәхси тормышында яңалыклар булса да, тиз арада язылучыларына хәбәр итә.
Бер телевизион тапшыруда ул бүгенге көндә үзенең бик бәхетле булуын әйтте.
«Бәхет тынычлыкны ярата дисең. Руслан Кираметдинов белән аерылышуың турында сөйләдең. Киләчәктә шәхси тормышыныңны күрсәтмисеңме?» – дигән сорауга:
«Бүгенге көндә мин яраткан кешемне күрсәтмим. Миңа шулай рәхәт. Киләчәктә ничек буласын белмим. Фикерем бүген бертөрле, иртәгә үзгәрергә мөмкин. Әмма шуны әйтә алам: минем тамашачыларым, язылучыларым тормышымдагы бәхетле мизгелләремне күрми калмас», – диде җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев