Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илнар Сәйфиев: «Миңа тамашачы алдында маймыллану килешми»

«Талбишек» җыры белән халык күңелен яулаган җырчы, якташыбыз Илнар Сәйфиев редакциябездә кунакта булды. Без аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

– Илнар, соңгы елларда сәхнәдә күренми башладыгыз, моның сәбәбе нәрсәдә?

– Дөресен генә әйткәндә, хәзер җырчылар күп. Халыкның да бер күргән артистка яңадан барасы килми, аларга яңа җырчы, шоу кирәк. Шуңа күрә, тамашачы саны кимегәч, мин иҗатымда тукталып торган идем. Аннан соң гаилә корып, балалар да тугач, гастрольләргә йөрүемне туктаттым. Бар игътибарымны өч балама бирдем. Күбрәк өйдә хатыным Ләйсәнгә ярдәм иттем, балалар караштым. Ир кешенең төп бурычы – гаиләне финанс ягыннан да тәэмин итү бит. Шул сәбәпле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладым. Әмма халык мине онытмый, кая гына барсам да аның җылысын тоям.

– Иҗатка, сәхнәгә яңадан кайтырга уйлыйсызмы соң?

– Иҗатка килгәндә, яңа җырлар яздырдым. Миңа быел 40 яшь, сәхнәгә чыгуыма 20 ел була. Шул уңайдан юбилей концертыма әзерлекне быел башлап, икенче елга зур шәһәрләрдә куярга планлаштырам.

– Сез халыкка шоу кирәк дидегез. Үзегез туган көн концертларында нәрсә белән алдырмакчы буласыз?

– Мин беркемне дә алдырырга тырышмыйм. Халык мине ничек «Талбишек» белән күреп алды, үз итте, һаман да шулай кабул итә. Элек эстрадага тыйнак кына килеп кергән идем, бүген миңа сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында маймыллану килешеп бетмәс дип уйлыйм.

Алинә Баһаветдинова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев