Илнат Фәрхуллин: «Ат бирегез, яме»
Җырчыга бүләк ителгән попугай тарихы
Чаллыда узган концертында Илнат Фәрхуллинга кечкенә тамашачысы сәхнәдә тутый кош (попугай) бүләк итте. Ул бала “Күңел” радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтованың кече кызы булып чыкты. Без бу сюрпризның тарихы белән кызыксындык.
– Илнат безгә радиога онлайн-концерт белән килгән иде. Шунда 8 яшьлек кызым Ясминә аңа гашыйк булып калды, аның җырларын тыңлый башлады. Ул Алиса колонкага көн саен 5.30 да җыр яңгырата торган будильник куя – «Күбәләк» җырын. Көй башта әкрен генә ишетелә, тора-бара бөтен өйгә ишетелерлек «дискотека» башлана, без барыбыз да уянып бетәбез, ә Ясминә...селкенми дә (көлә).
Илнатның концерты булачагын белгәч, барам, диде. Нәрсә бүләк итик икән дип уйлаштык. Чәчәк варианты кызыма ошап бетмәде. Уйлаштык та чын күбәләк бирергә булдык. Тик концертка барышлый юлда күңелгә шик керде – күбәләк бит озак яшәми, бүләк итәрсең, ә ул иртәнгә исән булмас. Туктап тагын уйлаштык. Казылыктан букет бирикме әллә, дим. Юк, кызык түгел, ди. «Данирның маймылы бар, Илнатка попугай бирәбезме әллә?», – ди Ясминә.
Кибетләр буйлап эзләп киттек, 4-5 урында булдык, юк. Ниһаять, бер сәүдә үзәгендә таптык. Сөйләшә торганын алдык. Кошны «Күбәләк» дип атап, шул исемле җырыннан соң бирербез, дип сөйләштек. Тик без килеп җиткәнче концерт инде башланган, ә ул җырны Илнат иң беренче булып җырлаган.
Бер уңайлы вакыт табып, вахтада калдырган попугайны алып сәхнәгә менеп китте кызым. Аныңчы бик борчылды: «Музыка көчле, попугайның йөрәге ярылуы бар »,– дип. Читлекне Илнатның кулына тоттыру белән шул турыда кисәтте. Ә ул бу сюрприздан шокта калды бугай: «Мондый бүләк ясаганнары юк иде әле. Алай-болай тагын шундый идея булса, ат бирегез, яме, һичьюгы аппаратура ташырга файдасы булыр» дип шаяртты, – дип сөйләде Лилия Мәхмүтова.
Берничә көн үткәч, Илнат үзенең сторисларында попугайга Арчи дип исем кушканын, һәм аның ниһаять ашый башлавын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев