Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илнат Фәрхуллин: «Балык башыннан чери»... Бүтән сүз сөйлисем килми!»

Танылган «Казан егетләре» төркеменнән китеп, хәзерге вакытта соло карьерасын башлаган Илнат Фәрхуллин төркемдә эшләгән вакытта ук үзенең үтә дә энергияле булуы, харизмасы ташып торуы белән аерылып тора иде. Ул тумышы белән Саба районы Мамалай авылыннан. «Гап-гади гаиләдән мин! Бөтен булганым – бары үземнең тырышлык», – дип сөйли башлады ул миңа. Илнат белән күптәнге танышлар кебек бик җылы әңгәмә кордык.

– Илнат, газета укучыларыбызны үзең белән якыннан таныштырып үт әле. 

– Без гаиләдә биш малай үстек, мин – дүртенчесе. Сәхнәдә дә күп тапкырлар: «Тирес арасында үскән малай мин» дип сөйләгәнем бар. Әтисез үстек без, миңа биш яшь булганда әти белән әни аерылышты. Әнием безне үзе генә аякка бастырды... Әтием хәзер вафат инде. 1999 елда әни яңадан тормыш корды, шул никахтан минем энем бар. Аллага шөкер, үги әти белән бик яхшы мөгамәләдә булдык. Аңа беренче көннән үк «әти» дип эндәштем. Быел аны да җирләдек инде... 

 – Җырлау сәләте сиңа кемнән күчкән?

– Әнидән дә, әтидән дә дип әйтә алам. Әни гармунда уйнап җырлый. Хәзерге вакытта исә сәхнәгә гашыйк булу гына җитми, бик күп тырышлык кирәк. Сәләтем дә булгандыр, әмма үҗәтлек, куйган максатларыма битараф калмыйча, шулар өстендә күп эшләү мине таныткандыр дим. Шулар бәрабәренә минем бүгенге көндә күпмедер дәрәҗәдә ирешелгән уңышларым бар. 

– Махсус музыка белемең бармы? 

– Безнең авылда мәктәп юк иде. Без Теләче районының Иске Җөри авылына йөреп укыдык. Анда интернат бар иде, 5нче сыйныфтан шунда яшәдем. Авылга атнасына бер генә кайта идем. Анда укыганда ук җыр буенча төрле конкурсларда катнаштым, хәтта республикакүләм уздырылган бәйгеләрдә дә. Көрәш секциясенә дә йөри идем. Тик авырлыгым җитмәү сәбәпле, көрәшне ташларга туры килде. 

2007 елда мәктәпне тәмамлап, Казанга юл тоттым. Кесәмдә 140 сум акчам бар иде. Аның да 40 сумын такси чакырткан шофер абзыйга бирдем. Казанның мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керәм дип киттем. Әмма уку түләүле иде. Минем кайдан акча булсын инде? Абый белән авылга кайтып китәргә торганда университет ишек төбендә дус малайны очраттым. Ул миңа фольклор бүлеге турында сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, фольклорның нәрсә икәнен бик аңлап бетермәсәм дә, үземне сынап карарга булдым. Мине бу бүлеккә алабыз диделәр, тик анда рус теленнән БДИ нәтиҗәләре кирәк булды. Ә БДИ тапшырырга мин бармадым да, ул миңа кирәк булмас дип уйладым. Шунлыктан беренче елны мин түләп укыдым, аннары икенче елны бюджетка күчерделәр. 

Әле шунысы да кызык: укырга кергәнче ике атна Казанның Нагорный бистәсендәге мунчада яшәдем! Гел-гел туганнарны борчып торасым килмәде.

Беренче елны укып бетергәч миңа күңелсез була башлады. Тулай торак – уку – янәдән тулай торак... Ә минем балачак хыялым – Айдар Фәйзрахмановның дәүләт фольклор ансамблендә эшләү теләге бар иде. Укырга барганда филармония яныннан үтеп китәм. Бер вакытны түзмәдем, Айдар абыйның телефон номерын таптым да шалтыраттым: «Айдар абый, минем сезнең ансамбльдә эшлисем килә», – дидем. Күз алдыңа китер, 17-18 яшьлек ниндидер авыл малае халык артисты Айдар Фәйзрахмановка шалтырата да, аңарда эшләргә теләвен әйтә! Һәм, беләсеңме, Айдар абый: «Әйдә соң, иртәгә кил!» – диде. Ул мине ошатты. «Ансамбльгә туры киләсең, әйбәт биисең, җырлыйсың да. Тик бездә бары тик 18 кеше эшли, урын юк!» – диде. Мин шул вакытта ук «Ярар» дип кенә чыгып китмәдем, ә: «Айдар абый, миңа вахтадан керер өчен пропуск ясатсагыз, сезнең репетицияләргә килеп, тыныч кына карап утырыр идем», – дидем. Айдар абый риза булды (көлә)

Шуннан соң мин көн саен филармониягә йөри башладым. Ай ярымлап вакыт узды. Шул көннәрдә ансамбльдәге бер егеткә кинәт кенә китәргә туры килде, ә аларның ике атнадан юбилей концертлары башланырга тиеш иде. Айдар абый минем янга килде дә: «Мин сиңа 10 көн вакыт бирәм. Шул вакыт аралыгында бөтен программаны өйрәнсәң, эшкә алам», – диде. Нәрсә эшләсәм эшләдем – ерып чыктым! Әле җитмәсә ике биюдә солист буларак та катнаштым. Шулай итеп, 2009 елдан башлап Айдар Фәйзрахманов төркемендә эшләдем. Аңа чиксез рәхмәтлемен! Биш ел эчендә без кая гына бармадык: бөтен дөньяны гиздек.

– «Казан егетләре» төркемендә шактый еллар эшләдең бит әле...

– Айдар Фәйзрахманов ансамблендә эшләгәндә мине шул төркемгә чакырдылар. Җиде елга якын эшләдем. Аннары үземне үстерү теләге белән төркемнән китәргә булдым. Ачуланышып китмәдем, күрешкәндә егетләр белән исәнләшәбез. Ә Фәнил Фәйзуллин белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, ул минем концертларыма йөри. Мин исә хәзер ике ел аерым иҗат итәм.

Эшләгән кешене яратмыйлар икән... Татар халкының бер мәкале бар: «Балык башыннан чери»... Бүтән сүз сөйлисем килми! 

– Төркемнән китү турында озак уйлап йөрдеңме? 

– Анда эшләгән соңгы өч ел җиңел булмады. Бу сәхнә эшчәнлегендә генә түгел... Җитмәсә, бу вакытлар пандемия вакытына туры килде: өйдән чыгарга ярамый, концертлар куеп булмый... Миңа барысын да яңадан башларга туры килде. Янымда булган дуслар да качышып беттеләр... Проблемалар башлангач, бер кеше дә калмады! Хәзер алар минем белән «дуслыкны» яңартмакчы булалар! Әмма андыйларны яныма китермим дә! 

Планнарым зурдан – мин китап язарга әзерләнәм. Өч ел эчендә тормышымда хәлләрдән кино төшерергә була хәтта. Шул елларда күңелдә булганнарымны, нинди авырлыклар өстендә эшләргә туры килүне кәгазьгә төшерәсем килә. 
Пандемия вакытында студиядә бикләнеп, тәүлекләр буе эшләвемне әйтәсем килә. Бер елга 18 җыр иҗат иттем, моннан тыш 6 клип төшердем. Хәзерге вакытта, Аллага шөкер, үземнең төркем бар.  

– Җырның көйләрен һәм хәтта сүзләрен дә үзең язасың. Илһам кайчан килә?

– Менә җыр язасым килә әле дип алай утырганым юк. Ниндидер җыр күңелгә килә дә, мин аны диктофонга яздырып куям. Аннары матур итеп эшләп бетерәм. Төштә бик күп җырлар языла. Мин үземне ирексезләп уятам да, ялкауланмыйча гына торып, шуны язып куям. Чөнки шулай эшләмәсәң,  торуга онытасың.  

– Иҗаттан кала, башка проектларың да бар дип беләм...

– Казанда банкетлар залы, Яшел Үзән районында пляж ачтык. Үзем генә түгел, дуслар белән. Мин карарны тиз кабул итәм, дус малайлар башлап карыйк дип әйттеләр дә, бик теләп ризалаштым. Пляж әле беренче ел гына эшләде һәм бик уңышлы проект булды. Беренче чиратта, бу үзем өчен бик кызыклы булды. Кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш дип саныйм. 

Икенче елга пляж проектын тагын да киңәйтеп җибәрергә уйлыйбыз. Аны җәйге проект итеп кенә калдырасы килми.  

 – Яңалыкка омтылучан, бер урында гына тормас! Ә тагын характеры буенча Илнат нинди ул? 

–Бүген эшләргә тиешле эшне иртәгәгә калдырганны яратмыйм! Ярар, иртәгә шалтыратырмын, иртәгә эшләрмен, диләр... Ничек алай була инде! Бүген шалтырат, бүген эшлә син аны! Бу сыйфатымны үземнең плюс дип саныйм. Аннары үземә максат куям икән, мин аны тормышка ашыру өстендә көн-төн эшләячәкмен. Моны үзем өчен ниндидер имтихан буларак кабул итәм. Булдыра алырмынмы, юкмы? Профессиональлекне яратам. Төркемдәге артистларга да, минем белән акча өчен генә йөрисез икән, кирәкми, дим. Әгәр инде минем белән ниндидер үсешкә ирешергә телиләр икән, барысы да әйбәт булачак. Шундый кешеләрне хөрмәт итәм. 

– Сәхнәдә үз-үзеңне тотышыңны, хәрәкәтләреңне тәнкыйтьләүчеләр дә бардыр. Махсус өйрәнеп чыгасыңмы, әллә үзеннән-үзе шулай килеп чыгамы?

– Махсус түгел, әлбәттә! Күңелдән чыга ул. Күңелнең бу минутта ничек хәрәкәтләнәсе килә, шулай эшлим. Үземне берничек тә тыя алмыйм! Басып кына торып та җырлый алмыйм! Шулай һәр чыгыштан, тамашачыдан ләззәт алам. 

– Иң яратып башкарган җырың бармы? 

– «Синең эзләр» җыры дип уйлыйм. Гомумән, бөтен җырларымны яратам, аларның һәрберсен дә күңел аша үткәреп башкарам. Минем концертыма килгән тамашачы да моны сизәдер дип уйлыйм. Концертта бары тик тере тавыш, бию хәрәкәтәләре, чын музыка уен кораллары. Минем турыда халыкны алдалап, бары тик акча эшләп кайтып китте дип әйтә алмыйлар! Мин сәхнәдә, руслар әйтмешли, 200 процентка «выкладываюсь».

Аллага шөкер, Казанның «Пирамида» концертлар залында соло концертым узды. Тулы зал, ул алкышлар... «Пирамида»ны җыю – минем балачак хыялым иде. Әкрен-әкрен генә хыялларым тормышка аша. Бу, әлбәттә, бик сөендерә.  

– Әниең турында язылган бик матур җырың бар. Ул күңелгә үтеп керә. 

– «Әнкәемне үбәр идем» җырының тарихы бик үзенчәлекле. Ул онкология хастаханәсенең тәрәзә төбендә язылды. Өч ел элек әни чирләде. Бер ел шулай аны карап уздырдык. Хастаханәдә ятып торырга да урын юк иде, мин тәрәзә төбендә яздым аның көен дә, сүзләрен дә... Аллаһка шөкер, әниемә операция ясадылар, ул уңышлы узды. Хәзер бар да яхшы. 

– Син – ике бала әтисе дә бит әле. Кызың белән улың бар. Алар белән таныштырып үт әле. 

– Кызым Дианага 10 яшь. Ул нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, 60тан артык кубогы бар. Улым Тамерланга 6 яшь. Ул музыканы, барабанны ярата, аны шушы өлкәгә бирергә исәп. 

– Бүгенге көндә үз-үзеңә нәрсә теләр идең?

(Уйлана). Без рәхәт үсмәдек... Кешенең DVD-видеолары булганда, безнең хәтта телевизор да юк иде. Күршенең карын түгә идек, аннары безгә ярты сәгать «Том и Джерри» мультфильмын күрсәтә иделәр. Шуңа да бүгенге проблемалар миңа чүп кенә кебек тоела. Килеп чыккан киртәләрне, мәшәкатьләрне (кайгы димим, бу сүзне яратмыйм, кайгыны күрсәтмәсен берүк) җиңел үткәрергә тырышам. Соңгы бер елда гына мин чын мәгънәсендә яши башладым! Мине юкка чыгарырга теләүчеләр бар. Хәтта «Син колхозник! Синең бернәрсә дә килеп чыкмаячак!» дип әйтүчеләр булды. Ә мин һаман максатларыма тугры калып, эшләвемне дәвам иттем. Пандемия вакытында үземә әйтелгән сүзем бар иде – ел ярым эчендә концертлар белән чыгып китмим икән, бу эшне ташлармын дигән идем. Аллага шөкер, ташларга туры килмәде. Былтыр ноябрьдә Лаешта үземнең соло концертымны бирдем. Алга таба да куелган максатларга ирешергә насыйп булсын!

/ Фотолар Илнат Фәрхуллинның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев