Илнур Фәйзуллин: «Сүзләренә карап көй язам»
» Әле чыкмаган җырларым күпме! Телефонда яздырам да, җиренә җиткерәсе бар дип калдырам, бер 200ләп җыр җыелгандыр».
Композитор Илнур Фәйзуллин язган җырларны татар эстрадасы йолдызлары Фәрит Таишев, Илдар Әхмәтов, Зөфәр Билалов, Бәширә Насыйрова, Раяз Фасыйхов, Илназ Баһ һ. б.лар башкара. Быелгы Чаллы Сабан туен да аның җыры ачып җибәрде. Илнурның иҗат җимеше шәһәр мәдәният хезмәткәрләре оештырган Мәскәү Сабан туенда да беренче булып яңгырады. Газета укучыларыбызны талантлы композитор һәм җырчы белән якыннанрак таныштырырга булдык.
– Илнур, син кайсы яклардан?
– Мамадыш районының бик матур тарихи урынында – Югары Тәкәнеш авылында тудым. Әтием Мәснәви, әнием Мәфруза инде мәрхүмнәр. Без биш бала үстек, мин – төпчек. Үзгәртеп кору вакытларында Чаллыга күчеп килдем.
– Ринат абый Гобәйдуллинга нинди юллар алып килде?
– Шундый җитди композитор, эх, аның белән эшлисе иде дип хыялланып йөри идем. Бер иптәш малай белән юри генә барып карыйк әле дип «КАМАЗ» мәдәният сараена киттек. Ул тыңлап карады да, фатихасын бирде: «Әйдә, энем, мин сиңа юл күрсәтермен», – диде.
– Чаллыга килгәнче үк җырга-сәнгатькә тартылу булгандыр бит?
– Әйе. Күршеләрдә гитара бар иде, бәләкәй генә. Белмим бит инде аккордларын, шулай да тырышам, шуны дөңгер-дөнгер китерә идем. Тавыштан туеп, әти куып чыгара иде. Абзарга кереп, сарыклар янында уйнарга өйрәнеп утыра идем (көлә).
– Ә хәзер син нинди зур, матур мәдәният сарайларында, затлы тамашачы алдында чыгыш ясыйсың. Җырларың күпме? Сатыламы?
– Казан җырчылары да, Чаллы артистлары да җырларымны башкара. Әле чыкмаган җырларым күпме! Телефонда яздырам да, җиренә җиткерәсе бар дип калдырам, бер 200ләп җыр җыелгандыр. Минем җырны ал әле дип артларыннан йөргән юк. Җибәреп карыйм да, алганы ала. Акчалырак, танылган артистларга саткалыйм, үзебезнекеләргә бушлай бирәм (елмая).
– Нинди җыр сине танытты?
– Ул күптәнге җыр. «Нәрсә булды сиңа?» дип атала. Чыңгыз Мусин сүзләренә язылган «Хисләргә бирелә идем мин» җырын да тамашачы бик яратты. Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов башкара торган «Без бит авыл егетләре»н күпләр белә, кушылып җырлый.
– Гаиләң иҗатка ничек карый?
– Әйбәт карый. Алай булмаса, бу юл белән йөрмәс идем. Ике балам, ике оныгым бар.
– Алар иҗатка тартыламы?
– Малай гитараны ярата, тик беркая да чыгып җырлаганы юк. Риана оныгым матур итеп рәсем ясый. Әтием дә гармунда уйный иде. Без күрмәгәндә җырлап та ала иде.
– Җырлар ничек туа?
– Үз вакыты белән килә алар. Минем күбрәк сүзләргә карап туа. Сүзләр нинди, җыры да шундый. Мәгънәле булса, шедевр да туарга мөмкин.
Күптән түгел гаилә елына багышлап Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә яңа җыр яздым.
– Холкыңдагы нинди уңай сыйфатларны әйтә аласың?
– Әйбәт кеше мин (көлә).
– Ә нинди якларыңны яратмыйсың?
– Әрсезлек юк инде миндә. Ишекләрне тибеп кермим, күбрәк ярар, рәхмәт димен.
– Тамашачыга әйтер сүзең бармы?
– Сездән башка без беркем түгел, концертларга йөрегез, гаиләләрегез имин булсын.
– Сиңа иҗат уңышлары юлдаш булсын, Илнур!
/ Сәрия Гарипова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев