Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова үзәк өзгеч җыр тәкъдим итте

«Инде әти дә юк, җизнәй дә... Ярты сәгатькә бер ашарга чыгарып торучы апай да юк...», -ди ул

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова тамашачыларга өр-яңа җырны тәкъдим итте.

Ул аның ярткан әтисенә багышланган. Аның әлеге җыры кадерле кешеләрен югалту ачысы белән сугарылган. «Эх, әти...» җырының авторлары -  Ренат Галиәскәр белән  Илдус Дәүләнов. 

Җырчы үзенең социаль челтәрендә: «Десантник иде әти. Җизниләр дә, племянник та... Бездә гел десантниклар. 23 февраль җитсә, әтинең пилорамында җыелалар иде, утырып алалар иде... Опилка исе, чын ир-атлар көлүе, агач төбеннән ясаган өстәлдә 3 литрлы «Горбачевтан сәлам», тозлы кыяр...
Барысы да елмайган... Якын кешеләр... Исән чаклары...
Инде әти дә юк, җизнәй дә... Ярты сәгатькә бер ашарга чыгарып торучы апай да юк... «Әстәгы, бу банка да беткән», – дип сүгүче әни дә юк...
Ә күңел түрендә – әтидән калган җылылык...
Бу җырымны сиңа багышлыйм, әти! Мин – синең малаең! Син теләгәнчә... Сказал – больше не сказал!» – дип язды. 

Җырчының әлеге сүзләре якыннарын югалткан бик күп кешеләрнең күңелләренә тигән. Алар үзләренең фикерләрен язганнар.

«Тагын елаттың инде, Илсиюш», – дигән Әнвәр Нургалиев.

«Әткәем Фидаил», – дип, Алсу Фазлыева да әтисен искә төшергән.

«Уф, елаттың, Илсөя. Бу җыр миңа да, әтиемә дә туры килә. 20 февральдә вафатына 40 ел була. Бик иртә – 33 яшендә китеп барды»;

«Әтием Галимҗан 6 февральдә дөнья куйды. Бу җырны тыңлагач, яралар яңарды»;
«Үтеп керде, зур рәхмәт шундый җыр иҗат иткәнегез өчен».

Фото/социаль челтәрдән

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илсөябәдретдинова шоу бизнес Әнвәр Нургалиев Алсу Фазлыева