Илзидә Госман: «Сәхнәгә чыкканда әле дә тез буыннарым калтырый»
«Шәһри Чаллы»дан - Пятачок Сабан туе»на кунакка килгән җырчы белән кызыклы әңгәмә.
Татар эстрадасы җырчысы Илзидә Госман «Керфегеңә тамармын мин», «Төшләремә керә алан», «Нишлим икән», «Яшәмәгез яратмаган белән» һәм башка җырлары белән тамашачы күңелен яулады. Казан кунагы Илзидә ханым безнең «Пятачок Сабан туе»нда да катнашты. «Яр Чаллы миңа Казан кебек үк якын шәһәр инде ул. Анда минем иң якын кешеләрем – әни урынына калган апаларым, җизниләрем, дусларым яши. Зур сәхнәдә иң беренче концертымны да Чаллыда куйдым», – ди ул.
– Илзидә ханым, үзегез белән таныштырып үтегез әле.
– Мин Балык Бистәсе районы Югары Ырга авылында тудым. Биш балалы гаиләдә төпчек кыз булып үстем. Әти механизатор, әни сыер савучы иде.
Һөнәрем буенча укытучы мин. Ләкин Казанда мәктәптә биш ел гына эшләдем. Аннары әле редакциядә дә эшләп алдым. Һаман җырлыйсым килде, һаман иҗатка ашкындым. Кечкенә вакытта ук җырлый идем. Кияүгә иртә чыгу сәбәпле, ничектер иҗат икенче планга калды. Аннары әти-әни дә каршы төштеләр. Алар бит икесе дә гел сәнгать кешеләре түгел. Әни сүзеннән чыгасы килмичә, укытучылыкка киттем дә инде.
– Аннары әти-әниегез җырчы булып китүегезне ничек кабул итте?
– Әти-әни генә түгел, хәтта олы апа-абыйлар да миңа: «Артист кешенең тормышы юлда үтә, гаиләсе булмый», – дигән сүзләр әйтәләр иде. Әмма барыбер мәктәптән киттем. Укытучы эшенең минеке түгеллеген аңладым. Күңел гел җырга, сәхнәгә тартылды.
Әти белән әни аннары күнделәр. Инде икесе дә вафат, урыннары җәннәттә булсын. Укытучылык эшеннән киткәч, җыр буенча бик күп вокал дәресләре алдым. Миңгол абый Галиевта күп шөгыльләндем. Үземә репертуар туплап, җырлар яздырдым. Аннары радиога җырларымны бирә башладым.
– Беренче тапкыр кайчан зур сәхнәгә чыктыгыз?
– Зур сәхнәгә беренче җырларымның авторы Флюра Талипова концертында чыктым. Бу 2014 ел иде. Аннан соң үз репертуарым, төркемемне туплап, 2015 елда сольный концертларым белән чыгыш ясый башладым. Бүген төркемдә музыкантларым, алып баручым, биючеләрем, җырчыларым бар. Сүз уңаеннан әйтеп үтәм: 18 ноябрьдә Чаллыда соло концертым булачак. Барлык Чаллы халкын чакырып калам.
– Сәхнәгә чыкканда нинди хисләр кичерәсез?
– Сәхнәгә чыкканда бер генә хис кичермисең. Анда рәхәтлек тә, курку да, җаваплылык та, дулкынлану да була. Әмма барыбер бәхет хисе өстенлек ала. Сәхнәгә чыкканда гына каушау була, аннары барысы да онытыла, үзеннән-үзе юкка чыга. Бары тик җырлау ләззәте генә кала.
– Көтелмәгән хәлләр булганы бармы?
– Бар, әлбәттә. Мин быел ун көнләп Себер якларында гастрольләрдә булып кайттым. Анда бер шәһәр белән икенче шәһәр арасы 200-300 чакрым. Берсендә шулай бер шәһәрдә чыгыш ясадык та, икенче якка – Ханты-Мансийск якларына кузгалдык. Барып җиткәндә генә сәхнә әйберләре белән төялгән чемоданымны онытып калдырганым искә төште. Ә чыгыш ясарга кирәк! Шуннан соң концертны оештыручыларга шалтыратып, хәлне аңлатып, такси белән чемоданымны җибәрделәр. Концерт башланырга берничә минут калганда килеп җитте киемнәрем.
– Гаиләгез турында да сөйләгез әле.
– Мин кияүдә. Балаларым бар. Тормыш иптәшем белән без бер авылдан. Өйләнешкәндә мин сәхнәдә түгел идем әле. Әмма нинди генә бәйрәм булмасын, туган көнме, юбилеймы – бөтен җирдә чыгыш ясый идем. Балалар үскәч кенә сәхнәгә чыктым бит мин! Ирем төзелеш өлкәсендә эшли, минем җырлавыма уңай карый. Иң мөһиме: ул барысын да аңлый. Әле улым да бик матур җырлый. Ләкин ул бу өлкәне сайламады. Аннары, минем нинди авыр юллар узып сәхнәгә чыгуымны күрде бит. Бәлки, минем кебек, сәхнәгә соңрак чыгар... Анысын вакыт күрсәтер. Улым хәзерге вакытта IT-технологияләр өлкәсендә хезмәт куя. Кызым да башка өлкә кешесе, ул гомумән җырламый. Улымның исә тавышы матур, көчле һәм сәхнәгә чыгарга теләк белдерсә, мин каршы булмыйм.
– Хәзерге вакытта нинди җырлар өстендә эшлисез?
– Яңа җырлар яздырам, аларга аранжировкалар эшләтәм. Пятачок концертына да үземнең өр-яңа җырымны – «Җилфер-җилфер җилләр искәндә» дигәнен алып килдем. Аны тамашачыларга бүләк иттем. Алга таба ул җырыма клип та төшерергә уйлыйм. Җәйдә күбрәк көзгә – яңа сезонга әзерлек бара. Тамашачыларым, социаль челтәрдәге язылучыларым сүзе буенча, тавышымны, моңымны башка җырчылар белән бутап булмый минем. Җырларны да бер композитордан, бер шагыйрьдән генә алмыйм. Төрле стильдә, төрле аранжировкада иҗат ителә алар. Авторлардан Шәмсия Җиһангирова, Илгиз Закиров, Флюра Талипова җырларын башкарам, шулай ук Айдар Тимербаев белән эшлим, Сәйдәш Хәсәнҗанов (вафат булды) иҗат иткән җырларны башкарам.
Аллаһыма мең шөкер, репертуарым бик бай. Анда төрле җырлар бар: тормышта сирәк яктыртыла торган, проблемалы темаларга багышланганнары да, мәхәббәт, сагыш та...Аннары мин халык җырларын да бик яратып башкарам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев