Җырчы Иркәгә беренче гонорарны кем түләгән?
Җырчы тормыш юлын сөйләде.
Иркәнең татар эстрадасында уңышка ирешәчәген Хәмдүнә Тимергалиева белән Хәния Фәрхи дә әйткән иделәр. Сүзләре хак булды. Бүген Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты, «Алтын барс» премияләре лауреаты, Рәшит Ваһапов фондының «Яңа татар җыры» бәйгесе җиңүчесе Иркә – татар эстрадасының популяр җырчысы. Аның беркемне дә кабатламый торган үз репертуары, үз юлы бар. Иркә тере тавышка җырлый. Бәлки шуңадыр аны гади тамашачылар да, югары җитәкчеләр дә ярата. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләсе Кремльдә республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итте. Күркәм мәҗлесне дә Иркә үзенең матур җырлары белән бизәде. Гомумән, җырчы Иркә белән кешеләр күп кызыксына. Аның социаль челтәрләреннән һәрбер посты дөньяны шаулата.
Без дә популяр җырчы белән әңгәмә корып, аның үз дөньясы турында сөйләштек.
– Безнең мишәр якларыннан чыккан җырчылар, сәнгать әһелләре сирәк. Сезгә җырлау сәләте кемнән күчте икән?
– Мин алай димәс идем. Безнең Аксубай районыннан бик күп күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре чыккан. Күренекле язучылар Хәсән Туфан, Нәбирә Гыйматдинова – безнең якташларыбыз. Г.Камал театры артисты Алсу Каюмова, артист, режиссер Шамил Тимербулатов, җырчы Эльмира Сөләйманованың да нәсел җепләре туган авылым Аксубай районы Яңа Ибрайга барып тоташа. Мин шул исемлектә булуым белән горурланып яшим. Җырга мәхәббәт исә әниемнән күчкән. Гомере буе сыер савучы булып эшләгән әнием Миңнебәдәр бик матур, моңлы итеп җырлый. 46 ел тракторчы булып эшләгән әтием дә гармунда уйный иде. Минем бәләкәйдән җырлыйсым килә иде. Балалар бакчасында, мәктәптә укыганда бәйрәмнәрдә җырладым. Авылда берәр концерт буласын ишетсәм, урамда уйнаган сәхнәдә җырлап кайта идем. Җырчы буларак беренче гонорарны күрше Әмир бабай түләде. Бер сум акчаны әтигә бирдем, ул аның уннан бер өлешен үземә кайтарды. Әни миңа еш кына: «Кызым, син турыдан җырлыйсың. Җырлаганда мелизмнар, бормалар кертергә кирәк», – ди иде. Миңа әниемнең 15-20 процент таланты гына күчкәндер, ә холкым әтинеке. Шулар өстенә үземнең тырышлыгымны да кушып, Иркә исемле җырчы барлыкка килде.
– Профессиональ сәхнәгә кайчан чыктыгыз?
– Мин 14 яшемдә сәхнәдә. 11нче сыйныфта укыганда мине Чаллыдан җырчы һәм композитор Виталий Агапов гастрольләргә чакырып алды. Ул минем җырлаганны каяндыр күреп алган. Ошаткан. Каникул вакытларында аның төркеме белән гастрольләрдә йөрдем.
– Җырчы булу хыялын тормышка ашыруда Кристина Орбакайтеның да тәэсире булды дип сөйләгән идегез.
– Әйе, Кристина Орбакайте концертын карагач миндә җырчы булу теләге ныгыды һәм артты. Шуннан соң «Йолдызлар фабрикасы» кастингында катнашып җиңдем.
– Казан Дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укуыгызны ташлавыгызга үкенмисезме?
– Мине җырчы педагог Лидия Әхмәтова җитәкләп Айдар Фәйзерахманов сыйныфына алып кергән иде. Әмма мин бер егеткә гашыйк булып кияүгә чыктым. Укуымны ташларга туры килде. Әмма моңа бер тапкыр да үкенгәнем юк, безнең мәхәббәт җимеше булып кызым Айсылу туды. Ул – бик акыллы, тырыш, тәрбияле бала, алты телне камил белә. Бүгенге көндә минем төп таянычым, тугры дустым, сердәшем. Айсылуым – Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге, аның өчен Аллаһы Тәгаләгә, аның әтисенә рәхмәтлемен.
– Сез яшь кенә килеш Казанның иң зур сәхнәсендә Хәния Фәрхи белән дуэт җырладыгыз.
– Хәния Фәрхи белән Пирамида сәхнәсендә «Дусларга» дигән җырны башкарган идек. Хәзер шул вакытны искә төшерәм дә шаккатам. Хәния апа дәрәҗәсендәге җырчы янына басып ничек җырладым икән дим. Ул вакытта киемнәрем дә халыкчан түгел, стилистлар тәкъдим иткән яшьләрчә иде. Әти-әнием Хәния Фәрхи белән җырлаганымны телевизордан күреп шаккатканнар. Без аннан соң Хәния апа белән якыннан сөйләшмәдек. Тик минем белән гел елмаеп исәнләшә иде...
– Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева белән җырчылар турында сөйләшкәндә: «Иркәнең үз юлы, үз йөзе бар. Ул беркемне кабатламый. Аның киләчәге өметле», – диләр иде.
– Рәхмәт, бу минем өчен горурлык. Урыннары җәннәттә булсын.
– Иркә, сезне «Карлыгач» җыры популяр итте. Аннан соң сезнең репертуар да, киемнәрегез дә бик нык үзгәрде.
– Мин элегрәк стилист тәкъдим иткәнчә киенә идем. Хәзер сәхнә образларын үзем уйлыйм, кызым Айсылу белән бергә рәсемнәрен ясыйбыз. Ирем Артур – дизайнер-архитектор, ул да киемнәрнең сызымнарын тәкъдим итә иде. Шулай бергәләп сәхнә образларымны тудырдык. Мин урамда кыска итәк, шортиктан да йөри алам. Әмма сәхнәдә миңа озын, ябык, затлы образлар якын, чөнки алар минем эчке халәтемә туры килә.
– Ирегез Артур белән кайда таныштыгыз? Ул кайсы сыйфатлары белән мәхәббәтегезне яулады?
– Артурым – Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге. Аның белән беренче очрашуыбыз бер туйда булды. Аның алдыннан мин ураза тоткан идем. Авыз ачканда Аллаһы Тәгаләдән: «Миңа яхшы ир бир. Айсылуыма әти кирәк, тагын балалар табасым килә», – дип сорадым. Ике сәгать тирәсе бөкедә утырганнан соң, туй буласы урынга килеп җиттем. Кая барсам да, минем күзем матур кешеләргә төшә. Кияү белән кәләш янында чибәр, ак тешләре ялтырап торган бер егет утыра иде. Шаһит. Мин җырладым. Ул мине биергә чакырды. «Мин җырчы, биюче түгел», – дип баш тарттым. Аннары ул мине «ВКонтакте» битеннән тапты һәм очрашуга чакырды. «Әйдә, паркка барабыз, Айсылуны да ал», – диде. Мин аңа кызым барлыгын әйтмәгән дә идем. Очрашуга икебезгә дә роза чәчәкләре алып килгән иде. Балама мөнәсәбәте белән ул күңелемне яулады. Без дуслашып йөрдек тә, гаилә кордык. Артур да минем кебек гади гаиләдән, акыллы егет. Айсылуга бик игътибарлы булды, аны үз баласы кебек кабул итте, тәрбияләде. Аллаһка шөкер, мин бәхетле. Яраткан ирем, кызларым бар. Әнием, туганнарым исән-сау.
– Хәзер Артур махсус хәрби операциядә. Сөйләшеп торасызмы?
– Посылкалар, кирәк-яраклар җибәреп торам. Аллаһка шөкер, әле ике атнага ялга кайтты. Кайткан вакытына бер җыр әзерләдек. Айсылу клип өчен сценарий язды. Бик эчтәлекле, мәгънәле. Артур гадәттә сәхнәгә чыгарга, кешегә артык күренергә яратмый. Бу юлы: «Матурым, бер җыр әзерләдек, син кайткач, клип төшерербез әле», – диюмә: «Проблема юк», – дип ризалык бирде. Аллаһы боерса, тиздән яңа клибыбыз чыга.
– Сезнең тормышыгызда һәм иҗатыгызда сынаулар күп. Ничек җиңә алдыгыз?
– Аллаһы Тәгалә сынауларны яраткан кешесенә генә бирә диләр. Күргәннәрдән зурракларын күрсәтмәсен. Әйе, гастроль вакытында поезддан ашыгыч рәвештә хастаханәгә китәргә туры килде. Эчке органнарга кан сауган иде. Аллаһка шөкер, әйбәт табиблар кулына эләктем. Операция ясадылар. Хәлем бик авыр иде. Ул вакытта әниемә: «Кызларымны ташламассың инде», – дип әйтеп куйган идем. Чаллыда таеп егылып кулымны сындыруым да бер сынау. «Әни, әле ярый башың бәрелмәде. Кул җырларга комачауламый бит. Барысы да әйбәт булыр», – ди кызым Айсылу. Бу чыннан да шулай, Чаллы хастаханәсендә миннән авыррак хәлдәге кешеләрне күрдем. Авыртуга түзә алмыйча гына социаль челтәргә куйган идем. Аны шулкадәр зур резонанс тудырыр дип уйламадым да. Максатым кемнедер рәнҗетү түгел иде, бер кешенең тиешенчә аңлатмавы аркасында аңлашылмаучылык килеп чыкты. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшен җиренә җиткереп эшләүчеләр күп. Чаллыдагы аңлашылмаучылык күп сораулар тудырды. Мәсәлән, республикадагы икенче зур шәһәрдә, Кама аръягында нигә бер генә травматология хастаханәсе эшли?!
Сынауларны, күңелсез хәлләрне Аллаһы Тәгалә, дин әһелләре ярдәме, акыл һәм сабырлык белән җиңдем. Күңелсез хәлләрдән соң Артурым биш вакыт намаз укый башлады. Өебезгә спиртлы эчемлекләр кертмибез. Бу хәлләр мине тормышта да, сәхнәдә дә бар яктан да көчле итте. Үз тырышлыгым белән әкрен генә ныклы адымнар белән камиллеккә, үсешкә омтылам. 20 елдан артык сәхнәдә булсам да, кайбер тамашачыларым мине яшь җырчы итеп кабул итә. Мин тормышымда очраган һәр кешедән уңай яклар табарга тырышам һәм аларга мине көчле иткәннәре өчен рәхмәтле булып яшим.
– Яңа программа өстендә эшлисездер инде?
– «Кыргый гөл» исемле яңа программабыз 90 процентка әзер инде. Майга кадәр ай саен Россиянең төрле шәһәрләрендә 14-15әр концерт. Егетләрем белән яңа җырлар өстендә эшлибез. Шоу, пиар минем күңел халәтемә туры килми. Программага күбрәк шигырьләр кертәм. Татарча авыр сөйләшкән егетләремне дә татарча сөйләтәм. Рәхмәт, тыңлыйлар.
– Кызыгыз Айсылу да сезнең төркемдә эшлиме?
– Айсылу КФУда туризм буенча укый, өченче курста. Буш вакытларында безнең белән гастрольгә йөри. Әйткәнемчә, хәзерге вакытта ул минем төп терәгем. Аның белән бергә кечкенә кызларны мәктәпкә әзерләдек.
– Кечкенә кызларыгыз җырламыйлармы?
– Әминәгә – 9, Сөембикәгә 8 яшь. Алар берара вокалга йөрисебез килә дигән иделәр. «Балалар, җырлау таланты Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә. Өстән бирелмәсә, әниегез Иркә булган өчен генә җырчы булырга кирәкми», – дип аңлаттым. Аңлап ризалаштылар.
– Сез өйдә булмаганда аларны кем карый?
– Артур да няня алыгыз дигәч, балаларны карарга кеше алдык. Бик әйбәт апа. Ул аларны мәктәптән алып кайта, дәресләрен әзерләшә. Балалар аны ярата.
– Килен кайнана туфрагыннан диләр...
– Килешәм. Без кайнанам белән икебез дә күп эшлибез. Ул укытучы. Сөйләшеп, аңлашып, аралашып яшибез. Җәй көне кызларымны ялга алып барды. Рәхмәт яусын. Аллаһка шөкер, мөнәсәбәтләребез ничек тиеш, шулай. Ул безнең гаилә тормышына кысылмый.
– Үз әниегезнең сезнең янга күчәсе килмиме?
– Әнигә сентябрьдә 70 яшь тула. Алты яшькә кадәр Айсылуны тәрбияләп үстергәне өчен мин аңа бик рәхмәтле. Хәзер әнидән балалар каратасым килми, ул безгә кунакка гына килә. Бер килсә ай ярым, ике ай торып китә. Әтием вафат булгач, ул нык биреште. Гел елый, күңеле йомшарды. Ул безнең өчен бик кадерле, яратып, саклап кына торабыз. Ул безнең генерал, нәрсә әйтсә дә тыңлыйбыз, аныңча эшләргә тырышабыз. Аның сүзе – безнең өчен закон.
– Әтиегез Миндар абый ниндирәк кеше иде? Сез дүртенче төпчек бала, кечкенә чакта абыйларыгыз кимсетми идеме?
– Шаярып кына чеметеп алсалар да, әтигә әйтәм дип куркыта идем. Безнең авылларда яратам дию юк бит ул. Әмма мин әти-әниемнең яратуын тоеп үстем. Мин – әти кызы. Ул һәрвакыт миңа тәмле ризыклардан өлеш чыгара иде. Фамилияне дәвам итүемне теләде. Әти-әнием мине һәрвакыт: «Кызым, син булдырасың», – дип үсендереп тордылар.
– Ни өчен Иркә исеме алдыгыз?
– Гаиләдә көтеп алынган кыз булганга әтием миңа Иркә дип исем кушарга теләгән. Без ул телевидение дикторы Иркә Сакаеваны яраткандыр дип уйлыйбыз. Тик алар әбиемнең васыятенә каршы килә алмаганнар. Әби үләр алдыннан: «Зинһар өчен, кызыгыз туса, Айгөл исемен кушыгыз», – дигән. Өлкән кешегә хөрмәт йөзеннән миңа Айгөл дип исем биргәннәр. Әтиемнең дә хыялы тормышка ашты: мәчеттә мулла Иркә дип исем кушты. Паспорт буенча мин Айгөл Миншакирова. Эчке халәтемә туры килә торган Иркә исеме миңа күбрәк ошый.
– Иркә, дусларыгыз арасында җырчылар бармы?
– Мин фәлән кеше дустым дип кычкырып йөрергә яратмыйм. Балаларым машинада йөргәндә үзләре яраткан җырчыларны тыңлыйлар. Мин каршы килмим. Кулым сынгач төркемдәге музыкантларымның барысы да төрле яклап ярдәм кулы сузды. Тормыш мине күп сынады. Шуңа күрә дуслыкка да җитди карыйм. Солянка концертларында сирәк катнашкач, артистлар белән очрашулар да аз. Сирәк катнашуымның сәбәбе: үземнең концертларым күп. Буш вакытымны исә балаларга, әниемә багышлыйм. Дуслык – ул зур хезмәт. Дусларга гел шалтыратырга, бәйрәмнәре белән котларга, алар белән очрашырга кирәк. Моңа минем вакытым җитми.
– Сезне хәзер «Иркә Илсөя Бәдретдинованы да уздырды, ул иң төп җырчы» диләр...
– Минем үз юлым. Беркем белән узышмыйм, ярышмыйм. Илсөя Бәдретдинова бүгенге дәрәҗәгә 20 елга якын килде. Ул үз өстендә бик нык эшли. Җырлары, костюмнары матур, акыллы хатын-кыз. Дөрес яши, дөрес эшли. Бүгенге көндә аның кадәр заллар тутыручы җырчы юк. Ул беренче урында.
– Хәзер тормыш тизләнде, иҗатта да шулаймы?
– Элек хит җырларның популярлыгы бер елга җитә иде. Хәзер темплар үзгәрде, тамашачыга, укучыга яңалык, кыскалык, тизлек кирәк. Дөрес, Ризван Хәким иҗат иткән моңлы җырларның популярлыгы озаккарак сузыла. Хәзер өч-дүрт ай саен репертуарга яңа җыр кертү зарур. Мин елына биш яңа җыр чыгарырга тырышам. Аларны тамашачыларым да җылы кабул итә. Соңгы җиңелчәрәк җырымны тамашачылар бик яратты, әмма Зифа апа Нагаева бик ошатып бетермәде күрәсең, «Сине башка җыр белән башкача күрәсем килә», – ди. Үзем дә мәгънәле, фәлсәфи җырлар яратам. «Яшәргә өйрәт», «Бары тик саубуллашу», «Кыргый гөл» барысы да эчке дөньяма туры килә торган, йөрәгем аша үтә торган җырлар.
– Концертларда әниең белән дуэт җырлау теләге юкмы?
– Әнинең яше бара, сәламәтлеге дә кими. Теләге булса, аның белән җырларга каршы түгелмен. «Бер көнне әтиең турында җырга клип төшерсәк», – дигән иде. Бу әйбер өстендә эшлисе бар әле. Гомумән, тормышка ашырасы иҗади планнарым күп. Алар тамашачыларыбызның күңеленә хуш килеренә ышанам.
/ Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев