Камила Закирова: «Ундүрт яшемнән акча эшли башладым»
Шәһәрдәшебез Камила Закирова – матурлык студиясе җитәкчесе. Ул хезмәттәшләре белән гүзәл затларыбызның кашларын, керфекләрен, чәчләрен матурлый. Клиентларын матур һәм сәламәт булу серләренә өйрәтә. Моннан тыш, хәйрия чараларында да актив катнаша. Ул сайтыбызда уздырылган «Сабан туе гүзәле» бәйгесе җиңүчесе Эльвина Шәйхетдиновага матурлык салонына сертификат бүләк итте. Бүген Камила – газетабызның кунагы.
– Камила, үзегез белән таныштырып үтегез әле?
– Үзбәкстанда Ташкент шәһәрендә туып үссәм дә, минем тамырларым Татарстанда. Бабам Чирмешән районыннан. Армиядән соң аны Ташкентка эшкә җибәргәннәр. Андагы тормыш бабама ошаган. Ул шунда төпләнеп калган, гаилә корган. Әнием, туганнарым барысы да Ташкентта туган.
Мин – татар кызы. Гаиләбез 15 ел элек Чаллыга күченеп кайтты. Урта мәктәпне тәмамлагач, КФУның журналистика факультетына укырга кердем.
– Ни өчен сайлаган һөнәрегез буенча китмәдегез?
– Мин балачактан журналист яисә чәчтараш булырга хыялландым. Әмма әнием һәрвакыт: «Чәчтараш – һөнәр түгел, хобби гына», – диде. Өлкән буын кешеләре тотрыклы, җитди һәм кирәкле һөнәрне сайларга киңәш итәләр бит инде. Әмма минем хоббием тора-бара яшәү чыганагына әйләнеп китте.
– Хоббиегыз каш ясау, керфек үстерү идеме?
– Мәктәптә укыганда ук кашларны формага кертергә, алар белән экспериментлар ясарга ярата идем. Беренче курстан соң бу эш белән ныклап шөгыльләнә башладым. Үземнең акча эшләү чыганагы булсын дидем. Төрле җирләрдә эшләп алдым һәм, кемгәдер бәйле булмыйча, үз эшемне ачарга карар иттем. Журналист буларак практика үткәндә 13 мең сум хезмәт хакы алдым. Бу акчага яшәү бик авыр. Мин шунда бу һөнәр ияләренең хезмәте тиешенчә бәяләнмәвен аңладым. Дөрес, киләчәктә журналист булып эшләмәм дип тәгаен генә әйтә алмыйм. Әмма хәзерге хезмәтем кешеләргә күбрәк кирәк. Шуңа күрә бу юнәлештә яңалыкка, камиллеккә, үсешкә омтылам. Эшемнең нәтиҗәсе гүзәл затларыбызга ошый. Бер килгән кеше безгә даими килә.
– Эшегезне башларга кемнәр ярдәм итте?
– Мин 14 яшемнән эшли башладым, листовкалар тараттым. Сәгатенә 50 сум түли иделәр. 17 яшьтән мөстәкыйль яшим. Төрле кибетләрдә эшләп алдым. Эшмәкәрлегемне фәкать үземнең көчем һәм акчам белән башлап җибәрдем. Башта кешеләрне фатирымда кабул иттем. Ике айдан соң кызлар белән бергә кечкенә бүлмә арендаладык. Аннары 14 квадрат метрлы бүлмәне арендалый башладым. Хәзер шәһәр үзәгендәге заманча җиһазланган 90 квадрат метрлы студиямнән кешеләр канәгатьлек хисе белән китәләр. Без клиентларыбызга барлык шартларны да тудырдык, аларны чәй, кофе, лимонад, печеньелар белән сыйлап та җибәрәбез.
– Матурлык салоннарының киләчәге өметлеме соң?
– Әйе, соңгы вакытларда хатын-кызлар үзләренә игътибарны арттыралар. Студиябезгә килеп каш, керфекләрен даими рәвештә тәртипкә китереп торалар. Шунысы куанычлы, матур булуны нормага кертүчеләр күбәйде. Мин үземә килгән клиентларның ышанычын аклап, аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырышам. Кызларны да шуңа өндим. Аларга һәрдаими ярдәм итәм, без һәрвакыт киңәшләшеп эшлибез. «Камиллекнең чиге юк» диләр бит, үзем мастер һәм җитәкче буларак үсәргә тырышам, яңа алымнар үзләштерәм. Аллаһка шөкер, командамда үз эшен яратучы, тырыш, ышанычлы кешеләр эшли.
– Сезнең студиянең өстенлеге нидә?
– Беренчедән, шәһәр үзәгендәге студиядә универсаллар эшли. Икенчедән, без фәкать стерильләштерелгән эш кораллары гына кулланабыз. Һәр клиентка шәхси якын киләбез. Буяуларны кешенең йөзенә, чәчләренә туры китереп ясыйбыз. Материалларыбыз брендлы фирмаларныкы. Без клиентларның шәхси карталарын булдырдык, анда нинди хезмәт күрсәтелгән, нинди материал, нинди төс кулланылган – барысын да теркәп куябыз.
– Сезгә мөселман хатын-кызлары да күп йөри.
– Без хәләл стандартлар буенча эшләүне шәһәрдә беренчеләрдән булып башлап җибәрдек. Коръәндә кашларны йолкырга ярамый диелгән, шуңа күрә без артык йоннарны буяу ярдәмендә яктыртабыз гына.
– Блогер Гүзәл Хөснетдинованың «Ут белән уйнама!» дигән проектында катнашып җиңүегез нинди тәэсирләр калдырды?
– Моңа кадәр минем бер тапкыр да ял итәргә барганым булмады. Әлеге проектта катнашу миңа көч, энергия бирде. Мин проектта җиңеп, гомеремдә беренче тапкыр Мальдив утрауларына бардым һәм сәяхәт, ял итүнең ни икәнен аңладым. Әлеге проект нәтиҗәсендә мин бик күп дуслар таптым, язылучыларым күбәйде. Гүзәл Хөснетдинова белән танышуыма аеруча шатмын. Аның «Ут белән уйнама!» проекты кешеләргә фикерләрен үзгәртергә, уңайлы зонадан чыгарга булыша. Гүзәлгә миңа җирдәге җәннәтне күрсәткән өчен рәхмәтлемен, мондый рәхәт сәяхәтләрне һәркемгә күрергә насыйп булсын.
– Проекттагы кабер казып, шунда төнлә бер сәгать яту биреме куркытмадымы?
– Бу бирем нәтиҗәсендә без федераль каналга эләктек. Мин бернәрсәдән дә курыкмадым. «Тереләй күмелгән» дигән фильмны карап, биремне үтәргә рухи һәм физик яктан ныклап әзерләндем. Каберне казып, киенеп бер сәгать шунда яту куркыныч түгел, киресенчә, уңайлы булды.
– Сез бик ярдәмчел кеше...
– Мин кешеләргә мөмкинлегемнән чыгып ярдәм итәргә тырышам. Мәктәптә укыганда ук волонтерлык буенча республикада җиңгән идем. Мәктәп үзидарәсендә президент булганда ятим балалар өчен «Могҗиза бүләк ит!» акциясе уздырдык. Авыру, ятим балаларга, ветераннарга даими ярдәм итә идек. Кием-салым ярминкәсе оештырып, «Кояшкай» физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләргә 50 мең сум акча җыеп бирдек. Хәзер дә балаларга һәм өлкәннәргә булышырга тырышам. Кешеләрнең шатлануын күреп, үзеңне тагын да бәхетлерәк хис итәсең. Шуңа күрә булдыра алганча игелекле гамәлләр кылырга кирәк дип саныйм.
– Нинди девиз белән яшисез?
– Девизларым – «Алга, фәкать алга!», «Күңел курка – кул эшли». Мин кул-аяклары исән-сау булган, башы эшләгән кешеләр өчен хәл итмәслек мәсьәләләр юк дип саныйм. Теләк һәм тырышлык булганда максатка ирешү кыен түгел. Тагын бер кагыйдәне истән чыгармаска тырышам: кешенең сиңа карата нинди мөнәсәбәттә булуын телисең, аңа карата үзең дә шундый бул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев