Картлык сорап тормый
Әни туксан яшенә җитеп килгәндә авырый башлады.
«Бу әҗәл авыруы инде, кызым, – диде. – Бәлки озак та ятмам. Шулай да кайсыгызның мөмкинлеге бар, шул карасын инде мине. Сезгә авырлык китерәсем килмәсә дә, сырхау бездән сорап тормый шул». Апа шунда ук: «Әнине үзем карыйм, пенсиядә булгач, эштән китә алам, балаларның үз тормышлары, тавыктан кала терлек-туарым да юк», – диде. Ул район үзәгендә яши, ире вафат иде. Ә безнең ир, балалар, терлек-туар белән мәш килеп яшәп яткан чак. Бер нәрсәгә вакыт җиткерә алмыйбыз, хәтта йокы да күргән юк. Мин апага шул сүзләре өчен гомерем буе рәхмәтле булдым. Әнине соңгы сулышына кадәр бик тәрбияләде ул. Мин аның кадәр булдыра алмас идем.
Өлкәннәр картаялар, яшьләр дөнья куа, авырган әти-әниләрен, туганнарын карарга вакытлары да, теләкләре дә юк. Шуңа күрә якынының нәҗесен җыймас өчен күбесе кеше яллый, зур акчалар чыгарып сала. Ә әти-әни һәр баласының биләү чүпрәкләрен юган, югыйсә, бер дә җирәнмәгән. Балам картайган көнемдә таянычым булыр дип хыялланган. Нилектән шундый миһербансыз адәмнәр үсә? Гаеп үзебездәме?
Бала мәктәпкә кергәнче әти-әнисен ничек бар, шулай ярата. Бер кимчелеген дә күрми. Ямьсезме ул, сәрхушме, бер кулы яки аягы юкмы – барыбер, минем әти белән әни дөньядагы иң гүзәл кешеләр дип уйлый. Бәлки без шул якты хисне сакларга тырышмыйбыздыр? Чөнки вакытыбыз тар, эшкә барасы, өйне карыйсы, ирне көйлисе, тегесе-монысы... Көн артыннан көн шулай үтә, картлык килә дә җитә...
Әлфия Марапова.
Фото: i-lawsuit.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев