Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Каш ясыйм дип...

Кай­сы гы­на ха­тын-кыз­ның бер ге­нә бул­са да үз ка­шы­на тән­кыйть бе­лән ка­ра­га­ны бул­ма­ган­дыр. Кем­гә­дер кый­гач­ла­ры куе, кем­гә­дер си­рәк, кәк­ре, яи­сә бө­тен­ләй юк ке­бек то­е­ла.

Кай­сы­ның ка­ра, кө­рән ка­ран­даш­лар бе­лән бу­яп, “ту­рай­тып” җан­на­ры чык­ма­ган да, ала­ры да сөр­те­леп, агып төш­мә­гән­дер.

Әле ярый за­ма­на уры­нын­да тор­мый. Бе­рә­ү­нең тең­кә­се­нә бу каш мәсь­ә­лә­се шул ка­дәр ти­гән кү­рә­сең, ул пер­ма­нент ма­ки­я­жы уй­лап тап­кан. Баш­та, әл­бәт­тә, ул бик ка­мил бул­мый. Тех­ни­ка­сы, ма­те­ри­ал­ла­ры... Хә­тер­ли­сез­дер, бер за­ман урам­нар­да кай­бер ту­таш һәм ха­ным­нар со­ры, та­би­гый бул­ма­ган төс­тә­ге каш бе­лән кү­ре­нә баш­ла­ды. Дөнья нин­ди ге­нә өтә­лән­гән, кәк­ре-бөк­ре каш күр­мә­гән­дер шул­чак. Әле бит ул та­ту итеп, бу­яу­ны тән­гә энә бе­лән кер­теп яса­ла тор­ган ысул. Юып кы­на бе­те­рә тор­ган тү­гел. Шу­лар бе­лән бер­рәт­тән пер­ма­нент ту­рын­да миф­лар да бар­лык­ка ки­лә баш­ла­ды. Янә­се, ул бик кат­лау­лы, ка­ный тор­ган про­це­ду­ра. Аны ясат­кач ат­на­лар буе өй­дә уты­рыр­га ки­рәк.

Бү­ген­ге көн­дә хәл­ләр ни­чег­рәк икән? Бу фи­кер­ләр уй­дыр­ма­мы яки ут­сыз тө­тен бул­ма­ган төс­ле, бар да чын ми­кән? Мо­ны мин үз ка­шым­да тик­ше­реп ка­рар­га бул­дым. Ин­де өч ел­дан ар­тык “каш ясау” өл­кә­сен­дә шак­тый гы­на тәҗ­ри­бә туп­ла­ган Ро­за Шай­нян бо­лай ди:

“Бе­рен­че­дән, бу­яу тән­гә 0,3 мм га гы­на кер­те­лә. Бу ти­рән­лек­тә кан та­мыр­ла­ры юк. Шу­лай итеп, тән­нән бер там­чы да кан чык­мый. Икен­че­дән, пер­ма­нент ма­ки­я­жы ике төр авыр­ту­ны ба­са тор­ган пре­па­рат­лар бе­лән яса­ла. 10-15 ми­нут­тан соң бер авыр­ту да си­зел­ми. Кыз­лар рә­хәт­лә­неп сөй­лә­шеп, кө­ле­шеп ял итеп ята­лар. Өчен­че­дән, тән ти­ре­се си­зел­мәс­лек ке­нә за­рар­ла­на, ә бу­яу сос­та­вы­на кер­гән мах­сус ком­по­нент­лар аны тиз ара­да тер­ге­зер­гә яр­дәм итә. Ат­на­лап өй­дә ка­чып уты­рыр­га ки­рәк­ми. Энә­ләр дә бер тап­кыр гы­на кул­ла­ны­ла тор­ган, һәр ке­ше­дән соң яңа­га алыш­ты­рам. Ги­ги­е­на бу­ен­ча шу­лай ти­еш.

Пер­ма­нент ма­ки­я­жын­нан соң ир­тән дә, кич тә, юын­ган­нан соң да каш­лар “үз уры­нын­да” ма­тур бу­лып “уты­ра­лар”. Асим­ме­то­ри­я­не бе­те­рә ул, пе­ләш урын­на­рын кап­лый, зә­вык­лы фор­ма би­рә. Каш бөр­тек­лә­ре­нең үсү­е­нә дә йо­гын­ты ясый дип әй­тә алам. Чөн­ки та­ту­аж ясат­кан кыз­лар­да каш­ла­ры ку­ер­га­нын күр­гә­нем бар”.

Хак­тан да, үз ми­са­лым­нан чы­гып әй­тәм, да бер­нин­ди дә авыр­ту юк, ба­ры кы­тык­лап кы­на ала. Та­би­гый ка­лын бул­са да, ка­рал­ган каш ка­рал­ган ин­де. Яңа каш фор­ма­сы бит­не ма­ту­рай­тып та җи­бәр­гән төс­ле ми­ңа. Күз ка­бак­ла­ры да ачы­лып кит­кән­дәй бул­ды. Ан­на­ры соң каш­ны тәр­тип­кә ки­тер­гән­дә дә (ар­тык төп­лә­рен йол­кы­ган­да) та­ту­аж фор­ма­сын югал­тыр­га ирек бир­ми.

 

Айзирә Имамова.

Фото: aliexpress.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз