Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Хатын-кыз бәхете» гөле: сынамышлар

Соңгы елларда бүләк ителә торган бүлмә гөлләре арасында спатифиллум беренчелекне алып тора. Әлеге гөлне – халык телендә «хатын-кыз бәхете» дип тә йөртәләр.

Ышанулар буенча, имеш өйдә спатифиллум булса, теләсә кайсы яшьтәге хатын-кызның шәхси тормышы зарланырлык булмый. Кияүгә чыкмаган кызларга үсемлек чын мәхәббәт табарга, гаиләләренә — бәхетне озак елларга саклап калырга ярдәм итә, дип санала. Чәчәк ялгызлыктан коткара, намуссыз кешеләргә каршы тора һәм көндәшләрне якын җибәрми.  Әмма моның өчен «хатын-кыз бәхете» гөлен ир-ат бүләк итәргә тиеш. 

«Хатын-кыз бәхете», «мәхәббәт төсе» яки «ак җилкән» дип аталучы спатифиллум гадәти бүлмә шартларында үсә.  Гөл җылылык, яктылык ярата. Шулай ук аны кинәт зур чүлмәккә күчерергә ярамый. Тамырлары чүлмәкне тутырмыйча, ул чәчәк атарга ашыкмаячак. Кайбер хуҗабикәләр спатифиллумны көйсез, ди. Суны аз яки күбрәк сипсәң, туры кояш нурлары астында тотсаң, яфраклар аска салынып төшә. Гөлне сирәк кенә булса да ашламалар белән тукландырып торырга кирәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев