Хәлләр үзгәрмәде
Әнием дүрт кенә сыйныф белемле булса да, киң карашлы сугыш чоры баласы иде. Мин белгәннән бирле, бик күп газета-журналлар, шул исәптән, рус телендәге «Крестьянка», «Работница» журналларын да алдырды.
Беркөнне «Работница»ның 1989 елгы март санына тап булдым. Үзгәртеп кору еллары бу, дөнья болганган, сүз боткасы куерган, кибет киштәләре бушап калган чор. «Как прожить неизвестно на что?» дигән кыю язманы укып чыктым. Хезмәт хакларының, пенсияләрнең бик аз булуы һәм гади халыкның, тиеннәрне санап, ничек җан асравы хакында ачынып язылган.
Ул чордан соң күп еллар узды, халыкка гаять күп авырлыклар кичерергә туры килде. Илебез инде башка, кибетләрдә җаның ни тели, шул бар. Тик менә гади халыкның хезмәт хакы да, пенсияләр мәсьәләсе дә элеккечә кала. Һаман да очын-очка ялгап, кредитларга батып яшәргә туры килә. Өстәвенә, пенсиягә чыгу яшен дә күтәреп куйдылар. Күпчелек өлкәннәр чирли-чирли эшләп йөрергә мәҗбүр. Шактый танышым ул яшькә җитә алмыйча дөнья белән хушлашты. Булырмы инде ул бездә берәр вакыт кеше кадере?!
Илһамия Галимова
Фото: vokrugknig.blogspot.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев