Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең тегүчесе Чаллыдан киткән

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи һәм башка эстрада йолдызларына  берсеннән-берсе матур сәхнә киемнәре тегүче модельер Дмитрий Овченников Чаллыдан ерак түгел Мальцево авылына күчкән.

Ул 2 ел инде шунда яши. «Табигать кочагында яшәргә гомер буе хыялландым. Элек ял көннәрендә әти-әни бакчасында рәхәтләнеп ял итә идек. Менә үземнең дә хыялым тормышка ашты. Йөрәгемә операция ясаткач, тормыш ритмын үзгәртергә, рухи яктан «яну»дан котылырга кирәк иде.  Минемчә, иң яхшы дару – күченү. Урман, елга буеннан 15 сутый җир алдым да, 100 кв метрлы өй төзедем. Балаларга, оныкларга, кунакларга урын җитәрлек», – ди ул.

Дмитрий җәй көне бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерә. Аның балыклы буасы да бар. Уңган хуҗа үрдәк, тавык, дүрт кәҗә асрый. Кыскасы, ул гаиләсе белән табигать кочагында, үзе үстергән ризыклар белән тукланып, матур гомер итә.

Фото: «Челнинские известия» сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы