Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кызы суыткычны бикләп куйган

Балаларга өмет юк. Әле ярый фатирымны сатмаган идем.

Бер көнне дустыма ифтарга барган идем. Тәмләп ашап, чәй эчкәч сөйләшеп утырдык. «Җыештыручыбыз китте әле. 20 мең хезмәт хакы. Эш эзләүче кешең юкмы», – диде.

«Хезмәт хакы ярыйсы гына, нишләп китте соң  эштән?» – дигән соравыма дустым. Люданың ник эштән генә түгел, Чаллыдан Себергә китүен сөйләде:

– Люда ире үлгәч, Чаллыга кызы белән улы янына яшәргә кайткан булган. Ләкин балаларына булган өмете акланмаган аның. Кызы әнисе тәмле ризыкларны ашамасын өчен зур суыткчыларын бикләп китә торган булган, мунчасына да кертмәгән. Юкса, өч катлы йортта яшиләр. Малаенда бераз торып караган иде. Анда да якты чырай күрсәтмәгәннәр күрәмсең. Юкса, Люда бик уңган, бар эшне җиренә җиткереп башкара, гайбәт сөйләми, кеше арасын бутамый торган кеше иде. Берәр атна малаенда торгач, улы: «Әни фатир арендалап тор, Алиянең  синең белән яшисе килми, миңа я мин, я әниең», – дип ультиматум куйды дигән. Шуннан соң ай ахырында: «Кызлар мин ялгызлыкны сагындым. Балаларга өмет юк. Әле ярый фатирымны сатмаган идем. Дусларым, күршеләрем янына Себергә китәм», – дип гариза язды. Бик яраткан идек үзен, елый-елый озатып калдык. Бу дөньяның кая баруны һич аңлап булмый. Уңган, эшли торган ана да кирәкмәгән балалар урын өстендә яткан әти-әнисен карарлармы икән? Бигрәк әллә нинди заманда яшибез...

Гөлзар Фәхретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев