Әлфия Афзалованың дәвамчысы кем?
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың дәвамчысы була алырлык җырчыларны атады.
«Мин үземнең укучым Энҗе Шәймурзинаны тәкъдим итәм. Аның төсе дә бераз Әлфия апага охшаган. Кемдер оялып җырлый, кемдер тыйнак, кайсы артык та кыланып ташлый. Ә Энҗедә ачык тавыш. Хәзер җырны яратып җырлый башлады.
Тагын Чулпан бар. Чулпан, Энҗе – алар Әлфия апа стилендәге җырчылар. Ачык тавыш, татарча тембр аларда. Андыйлар хәзер бик сирәк шул. Хәзерге заманда микрофон булмаса кайбер җырчыларның тавышы өч метрга да китми. Шуның өчен күкрәк тавышы булырга тиеш. Татар тембры Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева стилендә ул», – диде Салават Фәтхетдинов.
Җырчы булу – күп тырышлык таләп итә, ди ул. «Тагын бер кызда өметем бар иде. Балакаем, ярты курсны гына укып калды, бер курсны да бетерә алмады. Теләге булмаган кешене укытып, җырлатып булмый.
Гомеремдә бер тапкыр Рәсим Низамовны, Раяз Фасыйховны тәкъдим иттем. Өченче кыз менә шушы Энҗе Шәймурзина. Тавышы шәп. Барысы да үзеннән тора», – диде Салават Фәтхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев